Буа районы Норлат авылы егетенең ике медале тарихы
Илшат Гыйламов махсус хәрби операциядән кайткан. Аның күкрәген ике медаль бизи. Аларның бирелү тарихын ул безгә дә сөйләде.
Илшат 2024 елның июнендә СВОга үзе теләп контракт төзеп китә.
– Чечен сугышында булып кайткан идем. Шуңа миңа “кайнар нокта”га бару чит нәрсә түгел. Бу тулысынча үземнем карарым булды, - ди Илшат Мөнир улы.
“Титан” позывное алып, Донецк юнәлеше буенча барган бәрелешләрдә беренче сызыкка билгеләнә ул. Ул вакытта гади авыл егете ике тапкыр дрон бәреп төшереп, сугышчан дусларының гомерләрен коткарып калырмын, дип уйламый да. Ә Илшат шулай эшләмәсә, блиндаж тулы ир-егетләрне көлләре күккә очкан булыр иде бит. Тыйнак ир үзен батырлык эшләдем, дип башына да китерми. Үзе әйтмешли, дошманны чигенергә мәҗбүр итеп, алга барырга, дигән уйдан башкасын белмәгән дә.
Төгәлрәк әйтсәң, хәл болай була. Илшат блиндаж кырыенда “жу-жу” килгән тавышлар ишетә. Карыйлар: пилотсыз очкыч блиндажның ачык ишегеннән эчкә керергә маташа. Моны күргәч, барысы да тизрәк эчкәрәк кереп качалар. Ә Илшат автоматын алып, дронның аккумулятор өлешенә төзәп ата. “Кош” җиргә төшә, әмма аның эчендәге шартлаткыч шартламыйча кала. Әгәр Илшат шулай тәвәккәләмәсә, сугышчан иптәшләреннән берсе дә исән калмаган булыр иде. Бу кыюлыгы өчен аңа “Батырлык өчен” медале бирәләр.
Икенче очракта да ул, башкалар гомерен саклап калам, диеп, яралана. Ул вакытта дронга төбәп атканда, җиргә төшкән очкыч шартлап өлгерә, Илшатның кулы нык яралана. Әле ярый өстенә саклагыч кием кигән була. Күктә өере белән очып йөргән дошман “карчыгаларына” карап ятканда яралы Илшат кылт итеп бер хатирәне исенә төшерә.
– Армиядә Дагыстанда хезмәт иткәндә юлыма бер күрәзәче карт очрады. Ул миңа: “Син күпне күрерсең, шуңа да карамастан, үз гомереңне картайганчы яшәрсең”, - дигән иде. Ахыргача ышанмасам да, шул сүзләр никтер көч бирде, дроннар безнең яннан очып киттеләр, ераккарак барып шартлаттылар, ә мин яткан килеш кайчы белән беләктәге киемемне кисеп, яраны бәйли алдым, - диде ул.
Канны туктата алып, шешкән кулын тотып, урман полосасы буйлап атлап китә. Карый: дроннар юл буйлап шартлаткыч миналар ташлап киткәннәр, бассаң, көлең күккә очарга мөмкин. Боларны күреп барган Илшат үзенекеләрне бу хакта кисәтә, шуңа күпләрнең гомерен коткарып кала ул. Монысы өчен аңа Суворов медален бирәләр.

Кызганыч ки, соңгы шартлау сәламәтлегенә дә зыян китерә. Ул бүгенге көндә табиблар күрсәтмәсе буенча өйгә кайткан. Ике сугыш кичкән ир-ат ут эченнән исән-сау кайтуның кадерен яхшы белә, башкаларга да шуны тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев