Буа районы Норлат авылында гомер итүче тыл ветераны котлаулар кабул итте
Әлеге язма балалары өчен кадерле әни, ә бүгенге буын өчен олы хөрмәткә лаек тыл ветераны – Норлат авылында гомер итүче Нурзидә Каюм кызы Гайнуллина турында.
Нурзидә апа шушы көннәрдә уллары, киленнәре, оныклары һәм күпсанлы туганнары, кода-кодагыйлары котлауларын кабул итте. Гомеренең 95нче язын үз аякларында, иң якыннары белән бергә каршылавы өчен Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтле ул.

Югары Лашчы авылы кызы ул. Сигез яшендә әниләре үлеп китә. Дүрт бала өстенә килгән үги әни үз канаты астына ала аларны. Тормыш авыр, кызга уку җиңел бирелсә дә, күрше авыл мәктәбенә барырга чамасы булмый. Ә аннан соң иң куркынычы - сугыш башлана. Әтиләре фронтка китә. Һәм шуннан әйләнеп кайтмый. Ун-унбер яшендә колхоз эшенә чыга кыз. Атлар юк, үгез җигеп кырга баралар. Бер итәк бала белән калган әниләре: сыерны бетермик, балалар, югыйсә ач калачакбыз, ди. Нурзидә апа, бу авырлыкларны күргән кеше бер мин генә түгел инде, ил белән булды, дип, бүгенге көндә мәрхүм булган чордашларын да онытмыйча искә алып сөйләде.

Үсмер кызларны авылдан җыеп Мәскәү өлкәсенә торф чыгарырга да йөртәләр. Аңардан кырда кирпеч суга торган булалар. Син булдырасың, дип почта эшенә дә куялар үзен. Норлаттан Югары Лашчыга , балчык ерып барып, кочак-кочак гәзит-журнал, пенсия дә тарата.
Соңрак кына тормышында үзе кебек эштән курыкмаган Норлат авылы егетен очратып, гаилә коралар. Тормыш арбасына бергә җигелеп, йорт җиткерәләр. Бала чактан эш белән чыныгып үскәнгә, Нурзидә апа ир канаты астында гына яшәргә өйрәнмәгән.
Гомере буе “Маяк” колхозының алдынгысы булган. Капчыгын да күтәргән, җәй челләсендә гектар-гектар чөгендерен дә утаган, аны салкын кар өстенә утырып кисеп, заводка да озаткан. Үзе ничек эш, дип үссә, балаларын да шулай тәрбиялиләр алар. Өч егет өйдә кечкенәдән нәрсә кушсалар, ялт иттереп башкарып куя торган булалар. Хатын-кызның тагын бер дөрес тәрбиясе: ир-балалар булганга, алар алдында әти абруе һәрвакыт зур була.

Төп йортта гомер итүче әниләренең бүген инде уллары, киленнәре иң зур терәкләре. Әтиләрен, әбиләрен кадерләп соңгы юлга озаткан, бик авыр көннәрендә дә арыдым, дип үзенә “йомшарырга” ирек бирмәгән анага бүген шуларның әҗере кайтадыр. Әлеге язманы да юбилее уңаеннан бүләк булсын, диделәр балалары. Хәзер инде үзенә генә азрак авыр булса да, гомер иткән өеннән чыгып китәсе килми аның. Әниләре күңелендә ни барын балалары күзләренә карап аңлыйлар. Аны озакка үзен генә калдырасы килмичә, уллары Шамил белән Наил Буа белән Норлат арасын көнгә әллә ничә әйләнә, Казандагысы Нияз да хәзер кайтып җитә. Ә йөрәктә бер теләк: әниләре исән-сау гына булсын, аның белән тормыш түгәрәк.
Наилә Хәсибҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев