Буа районы Норлат авылында Сабантуйга бүләк җыйганнар
Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Ак калфак» берләшмәсенә йөрүчеләр бергәләшеп Сабантуйга бүләк җыюны оештырганнар.
Авылның ак яулыклы әбиләре, уңган киленнәре, булдыклы апалары, кунакларны шатланып каршы алганнар һәм алдан ук хәзерләп куйган бүләкләрен изге теләкләр тели-тели тапшырганнар.Бүләк җыючылар шулай ук авыл халкын җырлатканнар да, биеткәннәр дә. Алар, үзләренең күңелләрен күтәргән өчен, рәхмәт әйтеп озатып калганнар.
Сабантуй — гасырлар буенча нинди генә зилзиләләр булмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлык. Тарихы бик тирәннәргә, әллә-ничә мең елларга җиткән халык бәйрәме — Сабантуй XXI гасырда да татар милләтен таныту, аның рухи бердәмлеген, мәдәниятен, телен саклау чарасы, символы буларак яшәвен дәвам итә.
Бәйрәмнең бөеклеге, дәрәҗәсе милли үзаңыбызда көннән-көн югары урын ала бара. Татарның гасырларны гасырларга бәйләүче олы бәйрәме инде дөнья бәйрәменә әверелеп бара - аны бер Татарстан гына түгел, Россия һәм хәтта чит илләрдә дә кадерләп билгеләп үтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев