Буа районы Отрада авылына илтүче иске агач күпер урынына тимердән яңасы ясалды (фото)
Мөкерле авыл җирлегенә караган Отрада авылына Карлы елгасы аша хәзер куркынычсыз күпер аша йөреп була.
Яшәүчеләр бу проблеманы район җитәкчесе Ранис Камәртдинов катнашында узган җыенда күтәргәннәр иде. Җыенда җитәкчелек күпер ясалачагын белдерде һәм шушы көннәрдә тимер конструкцияле күперне китереп урнаштырдылар. Авыл җирлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, иске агач күпер моңа кадәр куркыныч тудырган. Яңа күпер култыксалары белән барлык куркынычсызлык чараларын исәпкә алып ясалган.
Урман буенда утырган Отрада авылы бүгенге көндә бетеп баручы авыл булып санала. Анда даими 19 кеше яши, шуларның 2се эшкә сәләтле яшьтә. Укырга йөрүчеләр юк. Авыл җирлегеннән белдерүләренчә, бу күпер аша Отрада авылында яшәүчеләр генә түгел, тирә-күрше – Протопопово, Корбаш, Мөкерле авылларында яшәүчеләр дә еш йөриләр. Отрада янындагы урман аларны мул җиләкләре, гөмбәсе, дару үләннәре, саф һавасы белән үзенә җәлеп итә. Ә язгы ташу вакытында, кар күп булган елларда, күпер су астында кала. Отрада вакытлыча зур җирдән өзелеп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев