Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы Теңкәш авылыннан Ирина Кузьмина улы Владиславның үлмәс батырлыгы билгесе – Батырлык орденын алды

Шушы көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызның әти-әниләренә, якыннарына дәүләт бүләкләре тапшырганда алар арасында Ирина Кузьмина һәм аның килене дә бар иде.

 

Аның улы Владислав СВОга өлешчә мобилизация башланганда Чабаксарда эшли торган була. “Алтын” куллы егет техниканы яхшы белә. Иптәшләренең автомобильләре җимерелсә дә, Владик шундук килеп җитә торган була. Чын дуслыкның кадерен балачактан белеп үсә егет. Әтисе вафат булганда  башлангычта гына укый торган була ул.  Бетерчек кебек Владик  кул арасына керәм, дип кенә  тора: терлек-туар, кош-корт та күп асрыйлар. Ирина Анатольевна әйтүенчә, Владигы беркайчан да эш белән санашмый, кушканның барысын да төгәл иттереп эшләп куя торган була.

Чабаксарда булганда СВОга чакыру Теңкәштә, күрше урамда яшәүче бергә уйнап үскән иптәшенә килүен әйтәләр.   Шул вакытта әнисенә шалтырата: әни, чакырсалар, мин дә китәм, ди. Озакламый шундый кәгазьне Кузьминнарга да китерәләр. Улы әнисенең таянычы булуын яхшы белә: кайгырмагыз, мин исән-сау кайтачакмын, дип ышандыра.  Анда нинди генә авырлык кичермәгәндер, әмма Владиславтан гел бертөрлерәк хәбәр килә: “Минем хәлем яхшы!”, ”Кайгырма, әни, мин исән-сау!”. Владислав СВОда хезмәт иткәндә отпуск ялына кайткач, яраткан кызы Кристина белән гаилә корып китә. Бу хакта яшьләрне котлап район хәбәрләрендә дә язган идек.

Улыннан 2025 елның 5 февралендә телефонына килгән бер-ике җөмлә хәбәрне соңгысы булыр, дип кем уйлаган?! Владиславны күмергә кайткан сугышчан дусты да, аның һәрвакыт үз сүзендә торуын, чын терәк булырлык сугышчан иптәш иде ул, ди. Тик ана  йөрәге генә моңа ахыргача ышанмый. Әле дә күңеленең яшерен бер җирендә үлмәс өмет яшәвен әйтә. 

Ирина Анатольевна хәзер иң якын кешеләре һәм ышанычы Чабаксар шәһәрендә яшәүче кызы, оныклары гаиләсе һәм килене булуын әйтә. Ничек кенә авыр булмасын, ана иртәгәсе көнгә өмет белән карый. Авылда махсус хәрби операциядә һәлак булучыларга мемориаль такта кую эшен дә кузгалтып җибәргәннәр.  

Шундый батыр уллар үстергән  баш хәрефтән язарлык һәрбер ананы якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлап, ул Әниләр алдында баш иябез.

Наилә   Хәсибҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев