Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы укучылары Дәүләт Советында узган республика Парламент дәресендә иң яхшылар арасында

ТР Дәүләт Советында Парламент дәресе – 2026 кысаларында узган республика конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантаналы йоласы узды.

Буа районы укучылары Дәүләт Советында узган республика Парламент дәресендә иң яхшылар арасында.

Чара «Хезмәт һәм батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» шигаре астында узды һәм Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланды.

Тантанада Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Буа районынан сочинение конкурсы призерлары булган укучылар лаеклы чыгыш ясады.

1 нче урынны һәм I дәрәҗәле дипломны Әлшәй урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Евгения Макарова яулады.
2 нче урынны һәм II дәрәҗәле дипломны К.Теняк авылы төп гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Максим Убанеев алды.

Җиңүчеләрне әзерләгән педагоглар: С.Г. Сюрмина һәм Г.В. Горбунова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев