Буа районы үзәк дәваханәсе баш табибы пенсиядәге фельдшерны юбилее белән котлады
Кайбыч авылында яшәүче Гөлсинә апа Ильясовага 90 яшь.
Ул 39 ел буе авылның фельдшерлык-акушерлык пунктында эшләгән.
– Гөлсинә апа ул халык өчен эшләде. Без дә аның лаеклы дәвамчылары булырга тырыштык. Авылыбызда бик хөрмәтле кеше, - диде үзе дә күп еллар буе фельдшер булып эшләгән Дания Ваһапова.
Гөлсинә апаны котларга район үзәк дәваханәсе баш табибы Рөстәм Сәмәрханов килде. Ул аңа озак еллар буе халыкка хезмәт күрсәткәне өчен рәхмәт әйтте.
Гөлсинә Вафа кызы 1936 елның 5 февралендә Кайбыч авылында туа. 1955 елда мәктәпне тәмамлагач, медицина училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, 40 елга якын халыкның сәламәтлеген кайгырту өстендә эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев