Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы хуҗалыкларында язгы культураларны җир куенына салу авыр шартларда бара быел

Бу иң беренче чиратта кышның карлы, язның яңгырлы булуы аркасында туфракның тигез өлгермәвенә бәйле.

 

– Соңгы елларда корылык булгач, хуҗалыклар көзен тирәнәйтеп сукалауга да өстенлек бирә башлады. Бу язын туфракта дымның 40 сантиметрга кадәр, аннан да күбрәк тирәнлеккә туплануын тәэмин итә. Быел кыш кар күп булды, яз озак килде. Су елгаларга акмыйча, тулысынча җиргә сеңде диярлек. Шул сәбәпле туфрак тигез өлгермәде. Көннәр эссе торса да, бүгенгәчә чәчеп булмаган урыннар бар. Тракторчыларга корыны эзләп, бер кырдан икенчесенә күчеп йөрергә туры килә. Бу вакытны да ала, уңайсызлыклар да тудыра, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Валерий Андреев.

Аның әйтүенчә, кайбер культураларны чәчү вакыты кискенләшә. Мәсәлән, иртә өлгерүче арпа өчен. Гадәттә ул беренчеләрдән булып чәчелеп бетсә, быел ахыргача диярлек сузылды. Шикәр чөгендере, көнбагыш, бөртек өчен кукуруз буенча да хәл шундыйрак. 21 майга район буенча чәчү барлык мәйданның 89 процентында башкарылган. Аны тәмамлаучы хуҗалыклар да бар. Болар – мәйданнары чагыштырмача зур булмаган “Алан” җәмгыяте, “ Я м б у л а т ” а в ы л хуҗалыгы җитештерүе кооперативы. Фермер хуҗалыкларында 92 процент орлык җир куенына салынган. Шул ук вакытта кайда әле кара туфрак булса, кайда инде үсентеләр тишелеп, кырларны чүп үләннәренә эшкәртер чак җиткән. Бу эшне шикәр чөгендере басуларында “Заря”, “Авангард” агрофирмалары, “Ямбулат” авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативы, "Алан" җәмгыяте, “Кадыйров” , "Галиев" фермер хуҗалыклары башлап җибәргәннәр.

– Иң аянычы мондый “чуарлык” бер үк кырда күзәтелә. Чәчүне генә түгел, вегетация чорында чүп үләннәренә, корткычларга каршы эшкәртүне, аннан инде уракны да бүлеп эшләргә туры киләчәк, – ди Валерий Николаевич.

Чәчү бетмәгән, дип, башка эш тә көтеп тормый. Үләннәр өлгереп килә. Шушы көннәрдә Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы комиссиясе азык җыю техникасы әзерлеген тикшерде. Конкурс барышында сигез алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесенең азык җыю комбайннары, үзйөрешле һәм тагылмалы чапкычлары, шулай ук башка техникасы күз уңыннан үткәрелде. Моннан тыш, азык ишегаллары, сенаж-силос траншеяләре, машинатрактор парклары һәм техник хезмәт күрсәтү хезмәтчелекләренең әзерлеге бәяләнде. Буа шәһәре һәм районы буенча дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Евгений Разбитнов әйтүенчә, хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелгән. Хуҗалыкларның азык әзерләү сезонына әзерлеге югары бәяләнде. “Авангард”ның “Маяк” һәм “Коммуна” бүлекчәләре лидер булды. Өченче урында “Заря”ның “Әлши” бүлекчәсе. Район буенча әзерлекнең уртача күрсәткече 87,5 балл тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев