Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы Зур Фролово авылында Вера һәм Николай Антиповлар: «Рус мичендә аш тә тәмле, йокы да татлы»

Зур Фролово авылыннан Вера һәм Николай Антиповлар газ белән ягылучы өйнең икенче ягында борынгы рус миче чыгарырга булганнар. Алар икесе дә җылы мич башында йоклап, аның кызыл күмерендә пешкән ашлар, боткалар ашап үскән кешеләр. Шуңа мондый рәхәтлек беркайда да юк иде, диләр.

 

Антиповлар икесе дә Зур Фролово авылыннан. Гаилә корып, туган авылларында төпләнеп калалар. Инде заманалар үзгәреп, авылларга цивилизация килә башлагач, халык йортлардагы мичләрне сүтә башлый. Картлар исә шул вакытта искелек калдыгы булып саналган мичләрне хәзер бик тә  сагынып сөйлиләр.

 

 

Николай Иванович озак еллар урман хуҗалыгында эшли. Салкыннарда еш кына  туңып кайткан вакытлары була. Шул вакытларда Верасына:

- Эх, яшь вакыттагы мичебез булса! Аның башына менеп ятар идем дә, төне буе бөтен сөякләремне җылытып йоклар идем, дип  еш кабатлый ул.  Әнә, үзе үскән төп йортта ап-ак мич әле дә горур басып тора.  Николай ачык күмердә пешкән кәбестә ашлары, сөтле шулпада кайнап торып изелгән бәрәңгеләр тәмен әле дә тыюын әйтә.

- Ә кем комачаулый? Әнә, икенче якка тотыйк та, чыгарыйк. Үзебез шунда йокларбыз да, дип дәртләндерә Верасы! Моннан унбиш ел элек Антиповлар Апас районының Төбәк Черки авылыннан мич чыгаручы эзләп табалар. Мичче, нәкъ Николай теләгәнчә, ятагы өч кеше ятарлык итеп, ә озынлыгы 2 метрга якын булган рус миче салып бирә. Вера түти үсмер чагындагы әнисе йортыннан килгән зур табаларны, табагач, чуен ише нәрсәләрне чорма башыннан яңадан алып төшә. Хәзер менә бәхетле әби белән бабай шәһәрдән кайткан балалар, оныкларны үзләре үскән вакыттагы кебек авызда эреп китә торган бәлеш, кәбестә ашлары белән сыйлыйлар.

- Җылы мич башына мин бер сөенсәм, оныклар икенче шатлана. Кыш көннәрендә кайту белән шунда үрмәлиләр. Әкияттәге кебек, дип көлешәләр. Шәһәргә кайтып сөйләгәч, күбесе ышанмый да икән әле, бүгенге заманада да борынгыча итеп эшләнгән рус миче булуга, - дип үзе дә көлә Николай Иванович. Мич башында кызу түгелме? Нәрсәсе белән уңайлы? - дип кызыксындык без аңардан. Анда йоклауның уңайлылыгын, җылыда төне буе сөякләрнең язылуын үзе йоклаган кеше генә белә ул дип, бик тәмләп сөйләде ул безгә.  Җәлт кенә баскычына басып, мич башына менеп ятып та күрсәтте.

Ә Вера түти  мичне тергезеп тә җибәрде. Шарт-шорт килеп коп-коры утын пүләннәре янып та киттеләр.

- Мин менә шулай мичтә утын янган вакытны яратам. Еш кына тагаракта камырым өлгереп килә торган була. Мич артыннан нәкъ әни йортындагы кебек зур ипи табалары, табагачлар чыга. Аннан бөтен өйгә яңа пешкән ипинең хуш исе тарала, - дип сөйли хуҗабикә.

Авыл җирлеге башлыгы Ольга Масленцева да күпьеллык тарихы булган авылда рус халкының тормыш-көнкүрешен, традицияләрен саклап калучы гаиләләр яшәвенә сөенеп бетә алмый.

- Хуҗасыз йортларга кайтып төпләнүчеләр күбрәк булсыннар иде. Вера белән Николай кебек әби-бабайлар булганда, чын тормышчан мәдәниятебез дә сакланачак, - ди.

 

 

 

Мич - ул тормыш булган

Мич элек-электән төрле халыкларның яшәү чыганагы булган. Ә менә безнең якларда татар һәм рус авылларында аның формасында, эшләнешендә аерма булган.

Рус һәм татар миче нәрсәсе белән аерылган?

Рус мичендә берьюлы камыр ризыклары, аш, боткалар пешергәннәр, өстендә йоклаганнар, кайберләрендә хәтта дәвалану камерасы булган. Аннан рус халкы мичкә куелган зур ләгәндә юына да алган. Эче гаять зур булган, хәтта унышар чүлмәк, чуен куеп ризык әзерли алганнар. Иртән пешкән ризык кичкә кадәр суынмыйча, мич эчендә торган. Хуҗабикәләр бер пешергәндә атна буена җитәрлек, 50шәр килограмм ипи пешергәннәр. Аннан озын кичләрдә мич яктылык чыганагы да булган. Мичнең  зур авызыннан күренеп торган  ялкыныннан өй эче яп-якты булган. Мич куышында итекләр, бияләйләр кипкән. Рус миченең башында ятагы булган. Борынгыдан килгән гадәт буенча анда өлкәннәр һәм балалар йоклаган.   Рус миченең җылысы берничә көнгә җиткән, дип сөйлиләр өлкәннәр. Чөнки аның аскы өлеше бик зур булган, шуның барәбәренә җылыны күп итеп туплап кала алган ул.

Татар йортында мич русныкыннан аерылган. Ул рус миче белән чагыштырганда 1әр метрга кечерәк һәм мичнең башы булмаган. Аннан татар халкы мичендә еш кына казан урнаштырылган булган. Ул ашны рус халкы кебек мич эченә куеп пешермәгән. Татар миченең тагын бер үзенчәлеге – аның комган һәм су җылынып торыр өчен кисмәк куя торган аерым урыны булган. Татар халкы биш вакыт намаз укыган, шуңа салкын көннәрдә суны шуннан алып кулланган. Рус халкы кебек өйдәге мичтәге ләгәнгә  төшеп юыну  ярамаган.  

 

Мич ипие

нигә тәмле була?

Карлы авылыннан Гөлсирә Насыйбуллина күңеле төшкәндә кечкенә ызбада сүтелмәгән мичендә әле дә мич ипие һәм бәлешләре пешерүен әйтә. Мичтә пешкән ризыкның тәмен, кабарып пешкән йөзен  берни алмаштыра алмый, ди хуҗабикә. Ул безгә берничә киңәшен дә бирде. Бәлеш пешерер өчен каен утыны яхшы. Нарат, чыршы кебек  кырымлы утын ягарга киңәш итми. Коры пүләннәрне мичкә ул  тигез кызарлык итеп урнаштырырга кирәк, ди. Үзе уртача зурлыкта 9-10 пүлән утын яга. Янып беткәч, зур күмерләр калдырмыйм. Алар бәлешнең “битен” көйдереп җибәрәчәк. Кисәү белән вак кына ут чаткыларын таратып җибәрергә кирәк.

Аның фикеренчә, мич эчендә температура бик югары. Кызулык өстән дә, ян-яктан да тигез булганга камыр пешә-пешә табада мамык кебек кабарып менә. Камыр кайнап пешә. Мичтә бәлеш уртача 40-45 минут пешә, ди. Ә газ мичендә алай килеп чыкмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев