Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районына эшкә кайтучы тренерлар 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүгә исәп тота алалар

Татарстан Хөкүмәте 50 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктларга эшкә кайткан физик культура һәм спорт өлкәсендәге белгечләргә 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләү тәртибен раслады. Бу хакта карарга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Белгечнең югары яисә урта һөнәри белемле булу һәм учредителе ТР Спорт министрлыгы яисә муниципалитет булган спорт оешмасына яки учреждениесенә тулы ставкага эшкә урнашуы шарты куела. Ул анда биштән аз булмаган ел эшләргә тиеш.  

Сүз уңаеннан, район башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Альберт Габайдуллин белдерүенчә, районга хәзерге вакытта фигуралы шуу, көрәш һәм хоккей буенча тренерлар таләп ителә.

Татарстан Спорт министрлыгы вакантлы вазифалар исемлеген раслаячак. Әлеге чара квалификацияле кадрларны авылларга, зур булмаган шәһәрләргә җәлеп итү өчен  башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев