Буа районында 90 яшьлек Сәхау Рәхимов кунакларны гармун һәм җыр белән каршы алды
Сәхаутдин Хөсәен улы Рахимов сугыш чоры баласы. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа биш яшь була.
Күптән түгел тынгысыз ветеранга 90 яшь тулды.
Ветеранны олы юбилее белән котларга район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, Янтуган авыл җирлеге, мәктәп коллективы, укучылар килгән иде.
Сәхауетдин Рахимовның хезмәт стажы 62 елны тәшкил итә. Шуның 42 елын ул Янтуган урта мәктәбендә тракторчы-машинистлар әзерләүгә багышлады. Шул дәвер эчендә 5200 кешене әлеге белгечлеккә өйрәтте.
Тырыш хезмәте һәм авыл хуҗалыгы тармагына профессиональ кадрлар әзерләгәне өчен Сәхауетдин Рахимов Татарстан Республикасының атказанган механизаторы дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев