Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Абонентларның куркынычсызлыгы өчен «Буа газы» ЭҖИ Буадагы 79 квартирда су җылыту приборларына газ бирүне вакытлыча туктатты

Абонентларның куркынычсызлыгы өчен «Буа газы» ЭҖИ Буадагы 79 квартирда су җылыту приборларына газ бирүне вакытлыча туктатты

Буа шәһәре идарәче компаниясе, “Көнбатыш” ТСЖ хезмәткәрләре күпкатлы йортлардагы төтен йөрү һәм вентиляция каналларының торышын даими тикшерәләр. Бу юлы аларга газчылар да кушылды. Алар бергәләп газ колонкалары булган квартираларда газ приборларын куллануның шартларын күздән кичерәләр. Газ приборын файдалану шартлары үтәләме? Ягъни гофрлар, системада җиһазларны тоташтыру кагыйдә буенча монтажланганмы, кулланылыш срогы узмаганмы? Тагын бер мөһим нәрсә – җилләтү каналларында тарту бармы, ул җитәрлекме? Бу теманы күтәреп язуыбыз юкка түгел. Шәһәрдә яшәүчеләргә сарафанлы радио аша хәбәрләр килеп ирешкәндер инде. “Газчылар йортларга йөреп, газ колонкаларын тикшерәләр, кагыйдәләр үтәлмәгәндә газ колонкасын вакытлыча өзү очраклары да бар”,- дигән сүзләр йөри. Кайберәүләр газчыларга ишекне ачаргамы, юкмы, дип тә аптырашта. Әлеге сорауларга җавап табу йөзеннән “Буа газы” эксплуатация-җитештерү идарәсенең Буа районы газ хезмәтчелеге начальнигы Дмитрий Грашин белән элемтәгә кердек. Белгеч барысын да конкрет мисалда аңлатачакларын белдерде. Безне шәһәрнең К. Зиятдинов урамының 10 номерлы йортында эш процессын күзәтергә чакырды. Бу йортта күпчелеге су җылыту өчен газ колонкасыннан файдалана. Икенче катта яшәүче хуҗабикәнең кухнясына үттек: кухня ишеге куелган, форточка бар, газ колонкасы шкаф эченә яшерелмәгән. Дмитрий Грашин иң беренче төп таләпләр шулар булуын әйтте. Аннан хуҗабикә газ колонкасын кабызды. Монтажлау системасы да төзек. Гофрның куллану срогы узмавын, приборларны бер-берсенә тоташтыру системасының кагыйдә буенча үтәлүен карадылар. Аннан газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча слесарь Альберт Вәлиев җилләтү юллыгы ничек эшләвен, һаваны актив, яисә сүлпән тартуын карады. Моның өчен кәгазь битен җилләтү каналы тәрәзәсенә китерде.

- Күрәсезме, һава кәгазьне ничек тартып тора? Идарәче компания к үптән түгел төтен юлларын чистартты. Вентканалларны идарәче компания белән берлектә тикшерәбез. Әгәр дә төзексезлекләр ачыкланса, аларны читләштергәнче газ колонкаларын сүндереп торабыз. Аңлап карасыннар, бу яшәүчеләрнең куркынычсызлыгы өчен эшләнә. Кызганычка каршы, республикада агулы газ чыгып тору сәбәпле, аяныч очраклар кабатланды. Шуңа күрә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәбез: квартира хуҗаларына газ хезмәтчелегенең тикшерү вакытын йорт башлыклары хәбәр итәләр. Шул көнне өйдә кеше булуын һәм ишекләрне ачуларын сорыйбыз. Ә инде кемнәрнең газ приборлары ике контурлы, яисә җылылык бирү ролен дә башкара, андый квартираларга ягу сезоны тәмамлангач чират җитәчәк –

ди авария-диспетчерлык хезмәтчелеге начальнигы урынбасары Ринат Хәйбуллов.

Бүгенге көндә “Буа газы” эксплуатация-җитештерү идарәсендә газ колонкаларыннан файдаланучы 510 абонент исәпләнә. Шуның 79 квартирында туры килмәү ачыкланган. Газ белән агулану куркынычын булдырмау максатында аларга газ бирү вакытлыча туктатылган.

Наилә Хәсибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев