Буа районында авыл хуҗалыгы техникасы ремонты ахырына якынлаша
Буа районында авыл хуҗалыгы техникасы ремонты ахырына якынлаша
Язгы чәчүгә вакыт көннән-көн кимегәндә анда катнашачак техниканы әзерләү төп мәсьәләнең берсе булып кала. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Алмаз Рәимов әйтүенчә, бүгенге көнгә тракторларның 85, чәчкечләрнең – 90, чәчү комплексларының – 95, туфрак эшкәртү агрегатларының 90 проценты төзекләндерелгән. Аларны 15 мартка кадәр тулысынча әзерлек сызыгына кую бурычы тора. Техниканың һәм хуҗалыкларда эш барышының торышы белән 23-27 март аралыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләреннән торган комиссия танышачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев