Буа районында авылда яшәүче бәби тапкан хатын-кызларга социаль ярдәм гамәлдә кала
Буа районында авылда яшәүче бәби тапкан хатын-кызларга социаль ярдәм гамәлдә кала
Татарстанда билгеле бер яшь чигенә кадәр авыл җирендә яшәп, бала табучы хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү карала. Иң беренче шарт - моның өчен әни кеше авыл җирендә өч елдан да ким булмаган вакыт яшәргә тиеш. 25 яшенә кадәр беренче баласын “алып кайткан” әниләр 50 мең сум, 29 яшенә кадәр өченче һәм аннан соңгы бала табучы әниләргә әлеге ярдәм 100 мең сум күләмендә карала. Монда гаиләнең кереме һәм матди яктан тәэмин ителгән булуы исәпкә алынмый.
Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 15 номерлы бүлекчәсе мөдире Юлия Дроздова белдерүенчә, узган ел Буа районында 28 әни 50 мең сум, 9 әни 100 мең сум алган, ә быел дүрт әнигә 50 мең сум күләмендә социаль ярдәм түләнгән. Әлеге социаль ярдәм безнең республикада “Гаилә” илкүләм проекты кысаларында реализацияләнә. Әлеге проект әниләргә тагын бер төрле ярдәм күрсәтүне колачлый – аз керемле гаиләләргә бала тапкач кирәк-яраклар салынган пакет тапшырыла. Анда баланы дәваханәдән алып чыгу өчен комплект, памперслар, кер юу поршогы кебек беренчел кирәк-яраклар керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев