Буа районында бер әни улына 1,2 миллион сумнан да күбрәк акча түләргә тиеш
Шәһәр прокуратурасы 51 яшьлек җирле хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 157 нче маддәсенең 1 нче өлеше (балаларны карау өчен акча түләмәү) буенча гаепле дип тапты.
Эш материаллары буенча, суд карары нигезендә хатын-кыз 2019 елның 19 мартыннан башлап һәр айда үсмер улына карата алимент түләргә тиеш булган. Әмма күрсәтелгән вакыттан 2025 елның июненә кадәр әни кеше алимент түләүдән качкан һәм баласына матди ярдәм күрсәтмәгән. Гомуми бурыч 1,2 миллион сумнан арткан. Шул ук вакытта, хатын-кыз инде РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35.1 маддәсенең 1 нче өлеше буенча охшаш хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган, әмма үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясамаган.
Суд гаепле дип табылган затны 7 айлык мәҗбүри эшкә җибәрү җәзасына хөкем итте, бу эшләр вакытында хезмәт хакыннан 5% дәүләт файдасына тотылачак.
Чыганак: Прокуратура Республики Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев