Буа районында Бөек Ватан сугышы ветеранын 99 яшьлек туган көнендә авыл клубына чакырып котлаганнар
Буа районында Бөек Ватан сугышы ветеранын 99 яшьлек туган көнендә авыл клубына чакырып котлаганнар
Аксу авылында гомер итүче Котдүс Мөлеков 10 майда 99 яшен тутырган көнне аны зур гаиләсе белән авыл клубына чакырганнар. Ветеран өчен онытылмас бәйрәмне авыл мәдәният йорты, авыл китапханәсе җитәкчелеге, мәктәп коллективы белән бергә оештырганнар.
Котдүс ага мондый игътибарга бик сөенгән, дистәләгән балалары, онык - оныкчыклары, авыл халкы аңа бик күп тәбрикләү сүзләре ирештергән.
Әлеге кичәне сәхнәдә ветеранның оныклары педагоглар Гөлназ Идиятуллина белән Казанда эшләүче Назлыгөл Бәдретдинова алып барган.
Мәдәният йорты мөдире Диана Сөләйманова белән китапханә мөдире Әлфия Шәрәфетдинова җылы теләкләрен ирештереп, әлеге бәйрәмгә зурлап килүе өчен ветеранга рәхмәт әйтеп, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырганнар.
Быел алар “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез” республика фестиваленең
Республиканың бәйгесендә катнашты. Әлеге бәйгегә зур нәселнең башында торган Котдус ага Мөлековның тормыш юлын чагылдырган видео эш тә тәкъдим ителгән иде. Бәйрәмдә тамашачылар экранда әлеге видеоны карап үткәннәр. Бәйрәмгә артистлар да кирәк булмаган хәтта: Котдүс аганың дистәләгән оныклары, оныкчыклары үзләре бабаларын котлап, аның тормыш юлын искә алып концерт куйганнар. Котдус ага өчен бу чын мәгънәсендә зур бүләк булган.
- Һәркемгә мине олылаулары өчен зур рәхмәт. Иң зур байлыгым, туган авылым, йөзгә якын кешесе булган зур гаиләм һәм авылдашларым. Бүген – 46 оныгым, 86 оныкчыгым бар. Авырлыклар күрсәк тә җиңә алдык. Кеше өчен иң кирәк нәрсә ул тынычлык, бер-береңә юл бирә белү һәм михербанлык. Озын гомернең дә сере бары шунда, - диде ветеран барысына да мөрәҗәгать итеп.
Бәйрәмгә Котдус аганың барлык балалары, оныклары да кайтып өлгерә алмаган, 35әү генә катнашканнар. Бу зур нәселнең яртысыннан да азрак өлеше, диделәр оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев