Буа районында бриллиант һәм алтын юбилейларын билгеләп үткән гаилә парларын котладылар (+фото)
Халыкара гаилә көнендә Иске Лашчы авылында озын һәм бәхетле гомер иткән парларны котладылар.
Бу – Шакировлар абыйлы-энеле: Заһир һәм Нурсәнә 60 ел бергә яшәүләрен, ә Солтан белән Флера 50 еллык туйларын билгеләп үттеләр. Ике гаилә дә Иске Лашчы авылында яши, матур балалар үстергәннәр, гомер буе туган колхозларында эшләгәннәр. Иске Лашчы авыл җирлеге башкарма комитеты исеменнән юбилярларны җирлек башлыгы Гөлнара Усманова һәм мәдәният хезмәткәрләре котлады.
Бәйрәмчә визитлар җылы, күңелле мохиттә узды. Юбилярлар озын гаилә тормышының серләрен уртаклаштылар: "Иң мөһиме – бер-береңне хөрмәт итәргә һәм күп эшләргә кирәк", – диделәр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев