Бүген Буа районында дөньяга танылган бөек рәссам Бакый Урманчене искә алдылар
Буа районында бүген дөньяга танылган бөек рәссам Бакый Урманчене искә алдылар
Буа Үзәк паркына рәссамның тууына 129 ел тулу уңаеннан һәйкәле янына бүген район җитәкчелеге һәм якташларыбыз килде.
Район җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм әлеге чарага махсус кайткан кунаклар - Казандагы Буа якташлыгы җәмгыяте җитәкче Ирек Закиров, Дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Тәүфыйк Сәгыйтев, ТР Рәссамнар берлеге рәисе Илгизәр Самакаев Бакый Урманченең мәдәният дөньямында алтын хәрефләр белән язарлык эз калдыруын тагын бер кат искә төшерделәр. Аны беркайчан да онытмавыбызны ассызыкладылар.
-Бакый Урманче үзенең кабатланмас таланты, уникаль картиналары, скульптуралары белән дөньяга танылган шәхес. Аның тамырлары Буа якларыннан булганга без чиксез горурланабыз. Ул үз ягының, халкының патриоты булган. Бу эшләрендә ачык чагыла. Аның хөрмәтенә узган ел Казандагы Буа якташлыгы ярдәме белән һәйкәл ачылды. Ул халкы алдында булырга, үсеп килүче буыннар аның кем булуын, эшләрен белергә тиеш дип саныйсыз. Тиздән Буада Бакый Урманчега музей ачылачак. Бу тагын бер рәссамга булган хөрмәтебез билгесе булган мәдәни үзәккә әверелер дип ышанып калабыз- диде Ранис Камартдинов.
Буалылар һәм кунаклар бер минут тынлык белән искә алганнан соң, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Наиля Хасибзянова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев