Буа районында быел җәй балалар “Наратлык” һәм “Акчарлак” лагерьларында ял итәчәкләр. Шулай ук палаткалы лагерь да эшләячәк (фото)
Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ике ял итү лагеренда да беренче смена 7 июньдә башланачак.
“Наратлык”та өч сменада да 180шәр бала ял итәчәк. Районда авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 50 бала өченче сменага киләчәк. “Акчарлак” лагере быел да һәр сменада 70 баланы сыендыра, дип хәбәр иттеләр мәгариф идарәсендә. Икенче сменада “Акчарлак” лагере территориясендә, ике сменада 20шәр бала исәбеннән палаткаларда легерь оештырылачак.
Гадәти булмаган шартларда ял итү беренче тапкыр гына түгел. 7 көнлек ял балаларга бик ошый, диделәр оештыручылар. Ашау-эчү, төрле тренировкалар “Акчарлак” лагерендә ял итүчеләр белән бергә алып барыла. Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңеннан ял итү сменаларында әлеге тема өстенлек итәчәк. Ике лагерьда да һәр смена хезмәткәрләр белән комплектлаштырылган. Ял итү вакытында балаларны автобусларда боз сараена һәм йөзү бассейнына йөртү оештырылачак. Ә мәдәният учреждениеләре, Буа театры артистлары алар янына үзләре килеп, тамашалар оештыру көтелә.
Сүз уңаеннан, район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлегеннән алынган хәбәр буенча, “Наратлык” лагере киләчәктә яңарачак. Аның территориясендә яңа корпуслар төзи башлаячаклар. Балаларга ял итү өчен 50 урынга исәпләнгән биш бер катлы корпус һәм яңа ашханә, спорт һәм ял итү биналары төзеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев