Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында быел XVIII гасырда төзелгән чиркәүне ремонтлаячаклар

Ул – Зур Фролово авылындагы чиркәү. 18 гасырда төзелгән иң борынгы биналарның берсе ул, республиканың тарихи мирас объекты исемлегенә кертелгән.

Төрле елларда бинаны берничә тапкыр ремонтлаганнар. Соңгыларының берсе 2018-2019 елларда приход һәм хәйриячеләр акчасына үткәрелгән. Мәзбәх өлешенең түбәсе яңартылган, тышкы стеналар чистартылган, буялган, территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган.

Чиркәү 1780 елларда төзелгән. 1821 елда янгыннан соң яңадан корылган, 1861 елда өченче чиркәү яны өстәлгән. Барлык эшләр җирле крестьяннар хисабына башкарылган.

Зур Фролово авылы җирлеге башлыгы Әсгать Садриев белдерүенчә, карлар эреп беткәч, ремонтны башлаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев