Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында чәчү соңгы гектарларда бара. Игенчеләр эшне Сабан туена кадәр тәмамлаячак

Буа районында чәчү соңгы гектарларда бара. Игенчеләр эшне Сабан туена кадәр тәмамлаячак

 

 

Бүген район Советының утырышлар залында узган киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  начальнигы Ранис Габитов кырларда эшнең барышы белән таныштырды. Аның белдерүенчә, язгы чәчү соңгы гектарларда бара, дымлы, өлгереп җитмәгән участокларны гына чәчәсе калган. Соңгы яңгырлар  да эшне тоткарлый. Быел аграрийлар 19800 гектарда язгы бодай, 14900 гектарда арпа, 8900 гектарда шикәр чөгендере, 12900 гектарда көнбагыш, 1400 гектарда соя чәчкәннәр. Шулай ук үсемлекләр пестицидлар белән төрле авыруларга (7994 гектарда), чүп үләннәренә (18200 гектарда)  һәм корткычларга каршы (1130 гектарда) эшкәртелә. 11000 гектарда яфрактан һәм 6990 гектарда тамырдан тукландыру үткәрелгән.

- Кырларның торышы яхшы, соңгы яңгырлар барлык үсемлекләргә күтәрелеп  китәргә ярдәм итте. Чәчү 99,9 процентка тәмамланды. Сабан туен барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән хаклы рәвештә бәйрәм итәчәкбез, дип белдерде Ранис Габитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев