Буа районында чәчүлек орлык тикшерелә
“Россельхозүзәк”нең Буа районара бүлеге белгечләре хуҗалыкларда, фермер хуҗалыкларында быелгы язда чәчү өчен әзерләнгән бөртекле сабан культуралары орлыкларының чәчү сыйфатын тикшерүне дәвам итәләр. Бүлек начальнигы Радик Ибәтуллин хәбәр итүенчә, буалы аграрийлар моңа җаваплы карый.
Орлыклар башта көзен аларны саклауга салганда, ә аннары, нормативлар буенча, дүрт айдан соң тикшерелә. Язын чәчүлеккә тулы анализ ясала. Ул тишелене, чисталыкны, дымлылылыкны, үсеп китү энергиясен, авырулар, корткычлар белән зарарлану-зарарланмауны, 1000 орлык авырлыгын үз эченә ала. Бүгенге нәтиҗәләргә килгәндә, район буенча бөртекле сабан культуралары орлыгын хәстәрләү планы 14236 тонна тәшкил итә. Ул, страховкалау һәм күчмә фондны кертеп, 24 мең тоннага якын салынган. Шуның 18,5 мең тоннасы тикшерүгә китерелгән һәм тикшерелгән. Барлык чәчүлек тиешле дәүләт стандарты таләпләренә җавап бирә, яки тулысынча кондицияле.
Репродуктив составка килгәндә, 5,5 мең тоннага якынын оригиналь, 5,1 мең тоннадан күбрәген элиталы орлыклар тәшкил итә. Репродукцияле чәчүлек күләме — 7,6 мең тоннадан артыграк. Масса төсендәгеләре нибары 130 тонна гына. Югары табышлы культуралар – кукурузаның, көнбагышның, шикәр чөгендеренең контрактланган орлыгын сатып алу бара.
Район буенча быел язгы чәчү 69 мең гектарга якын мәйданда башкарылыр, дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев