Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында чиркәүләр ремонтлана, төзелә

Троица чиркәвенең протоиерее Иоанн Ткачук белдерүенчә, районда өч чиркәүдә ремонт булачак. Беренчесе - Зур Фролово авылындагы борынгы чиркәүдә.

Әлеге XIX гасырдагы чиркәүне реставрацияләү эше буенча районга Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты башлыгы Иван Гущин да килде.

Чиркәү 1867 елда 1780нче елларда төзелгән бина урынына салынган. Баштагы бина 1821 елдагы янгыннан соң яңартылган. Яңасы исә XIX гасырдагы типик провинциаль чиркәү булган – таш нигезгә агачтан салынган. 1881 елда храм архитектор Петр Тихомиров проекты буенча яңартылган, нәтиҗәдә бинаның күп кенә конструкцияләре, шул исәптән түбәсе, гөмбәзе, башка кайбер элементлары үзгәртелгән. Чиркәү 1930нчы еллар ахырына кадәр эшләгән, төрле ремонтлар кичергән. Соңгы төзекләндерү 2018-2019 елларда приход һәм хәйриячеләр акчасына үткәрелгән. Ул вакытта аның түбәсе яңартылган, тышкы диварлары чистартылып, буялып, территория төзекләндерелгән.

Хәзерге вакытта Зур Фролово авылындагы Казан иконасы хөрмәтенә аталган храм “Архиерей подворьесы” статусына ия.

Шулай ук Күшке авылында яңа чиркәү төзи башладылар. Иоанн атакай белдерүенчә, аны төзү идеясен шул авылдан чыккан кешеләр күтәреп чыккан. Алар әлеге төзелешкә акчасын да җыялар. Чиркәүнең диварын күтәргәннәр инде, тора-бара түбәсен ябачаклар, аннары төзү эшләре эчке ягында башкарылачак.

Шулай ук Иске Борындык авылында да чиркәү ремонтланачак. Авыл халкы территориясен чистартып чыгарган. Төзекләндерү эшләре приход һәм хәйриячеләр эшенә башкарылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев