Буа районында да берничә АЗС автомобильчеләргә бензинны чикле күләмдә җибәрә башлады
Буада бу хакта автомобильчеләр социаль челтәрләрдә хәбәр итәләр. “Бүген иртән 20 литр гына бензин салдым. Бу нәрсә белән бәйле”, дип язган бер транспорт хуҗасы. Халык аңа каршы, төрле сәбәпләр күрсәтеп, комментарийлар язган.
Ягулыкка вакытлыча лимит кертелүе турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы да бүген иртән хәбәр итте.
“Республикадагы аерым АЗСларда ясалма ажиотажга юл куймас өчен, ягулык сатуда вакытлыча чикләүләр кертелде. Татарстан Рәисе республика кулланучыларын ягулык белән тәэмин итү мәсьәләсенә бик игътибарлы булырга кушкан. БПЛА һөҗүменә дучар булган Түбән Кама шәһәренә эш сәфәре вакытында ТР Рәисе ягулык-энергетика комплексының тотрыклы эшләвен тәэмин итү буенча штаб утырышын үткәргән. Утырышта Татарстанның аерым автозаправка станцияләрендә ягулык сатып алу өчен чиратлар булуы билгеләп үтелгән. Шул ук вакытта, матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ясалма ажиотажга юл куймас һәм тотрыклы хәлне тәэмин итү өчен техник эшләр алып барылуы, шуңа күрә аерым АЗСларда ягулык сатуда вакытлыча чикләүләр кертелүе әйтелде. Бу хәлгә бәйле рәвештә, Рөстәм Миңнеханов тиешле күрсәтмә биргән”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев