Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында дүртенче яки аннан соңгы баласы туган әниләргә 200 мең сум түләячәкләр

Буа районында дүртенче яки аннан соңгы баласы туган әниләргә 200 мең сум түләячәкләр

 

Әлеге яңалык районда туучылар санын арттыру максатында эшләнә.  Бер тапкыр бирелә торган түләү, ким дигәндә, бер ел дәвамында Буа районы территориясендә теркәлеп яшәүче һәм хөкем ителмәгән, дүртенче яки аннан соңгы баласын тапкан хатын-кызларга каралган. Бала тууны  Буа районының ЗАГС бүлегендә теркәргә кирәк.   Мөрәҗәгать дүртенче һәм аннан соңгы бала туган көннән алып алты ай эчендә тапшырылырга тиеш.

Балалары (яңа туган баласын да кертеп) тулысынча дәүләт тәэминатында булган гражданнарга, ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән (хокуклары чикләнгән) гражданнарга, шулай ук Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларына салымнар, җыемнар һәм иминият кертемнәре түләү буенча бурычы булган гражданнарга әлеге түләү бирелми, диелә документта.

Документ 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән дип санала һәм агымдагы елның 31 декабренә кадәр үз көчендә калачак.

Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге түләү буенча инде мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Шундый очраклар булуы да мөмкин: ана үзе Буа районында яшәсә дә, баласын районнан читтә (мәсәлән, Казанда) тудыру сәбәпле, балага  туу турындагы таныклыкны  шуннан ала. Искәртәбез: баласын Буа районы ЗАГС бүлегендә теркәтмәгән әниләр бу ярдәмгә исәп тота алмый.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев