Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында эшлекле дүшәмбе. Төп сүз мошенниклык очраклары, СВОга ярдәм, үзара салым җыю һәм авыл хуҗалыгындагы нәтиҗәләр турында барды.

Бүген район хакимиятенең утырышлар залында район һәм оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашында эшлекле киңәшмә узды.

 

Бүген район хакимиятенең утырышлар залында район һәм оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашында эшлекле киңәшмә узды. Эчке эшләр бүлеге начальнигы Альберт Шакиров үз чыгышында мошенниклык очракларына аерым тукталды. Буалылар алдана бирә. Ул коллективларда мөмкин кадәр кибрәк аңлату эшләре алып барырга чакырды. Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова 11 мартта махсус хәрби операциядә хезмәт итүче яклашларыбызга гуманитар ярдәм җыю турында сөйләде. Хәрбиләрдән килгән заявкалар буенча ярдәм җыю дәвам итә. Лилия Назымовна төрле яклап ярдәм иткән оешма-предприятиеләр, буалыларны телгә алды, рәхмәт әйтте. Әле кирәк әйберләр шактый, диде ул.  Чираттагы сәфәрдә дә  сөйләшенгән маршрутлар буенча барырга исәплиләр. Өч автомобильнең берсе бу юлы егетләргә  төзелеш материаллары алып барачак. Район башлыгы Ранис Камәртдинов СВОга ярдәм итү, районда беренче номерлы мәсьәлә булуын ассызыклады һәм җитәкчеләргә, буалыларга хәлдән килгән кадәр булышуларын сорады.

Буа районының финанс-бюджет палатасы рәисе Азат Аюпов  авыл җирлекләрендә үзара салым акчасы җыю турында сөйләде. Җитәкче белдерүенчә, арада акча средствосы бик сүлпән җыелучы җирлекләр бар. Софинанслашу кагыйдәсе буенча, 1 сумга 4 сум өстәләчәк.  Тик моның өчен акчаны 1 мартка кадәр җыеп өлгерергә кирәк. Шуңа күрә, җирлекләрдән активлык сорады. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү предприятиеләре җитәкчеләре дә узган елгы эшләре һәм быелга планнары турында доклад белән чыгыш ясадылар. “Авангард” җәмгыяте генераль директоры Николай Курчаткин мөгезле эре теклекләрнең, дуңгызларның баш саны артуы, узган ел бөртекле-кузаклы культуралардан  җыеп алынган уңыш  һәм язгы чәчүгә әзерлекнең торышына аерым-аерым тукталып чыгыш ясады. Шикәр заводы директоры Андрей Ермоленконың доклады быелгы шикәр кайнату сезоны турында булды.

Ранис Камәртдинов көннәр кинәт җылытып җибәрү сәбәпле, түбәләрдән карлы боз катламы шуу, елгаларда, буаларда куркыныч артуы турында искәртте. Район территориясендә куркынычсызлык өчен җаваплы барлык структураларга эшне көчәйтергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев