Буа районында фермер язга әзерләнә, сыек ашлама саклау семинары урнаштыра (фото)
Түбән Наратбаш авылыннан фермер Булат Кадыйров кырларыннан урып-җыюны тәмамлап, киләсе уңышын кайгырта да башлады.
Ул районда яшь, шул вакытта киләчәкне күзаллап эшләүче фермерларнын берсе.
Хезмәтендэ алдынгы технологик ысулларны кулланып эш итә. Кырчылыкта бөртекле- кузаклы культуралардан һәм шикәр чөгендереннән мул уңыш жыеп алуга ирешә.
Фермер бүгеннән киләсе ел унышы турында кайгыртучанлык чаралары күрә. Складларга инде минераль ашламалар кайтаруны кайгырта.
Парк территориясенә чәчү вакытында сыек ашламаларны саклау, сыекчалар ясау өчен һәркайсы 23шәр тонна сыйдырышлы 6 данә сыем алып кайтып урнаштырды.
Бу жаваплы эшне бригадир Эльмир Галиуллин житәкчелегендәге бригада сыйфат белэн башкарып чыкккан.
Биредә язга эшчеләр ашлама белән турыдан-туры контактка кермичә, аны кырларга чыгаруны автоматлаштырылган ысул белән башкарачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев