Буа районында «Гаилә» милли проекты кысаларында яңа туган балалар өчен прокат пункты ачылды
Бу гаиләләр һәм бала алып кайтучы әти-әни өчен зур ярдәм.
Хәзер сабый өчен иң кирәкле әйберләрне бушлай алырга мөмкин: коляска-трансформер, карават, ходунок, бала өчен өстәл һәм урындык, кышкы чана-коляска һәм бәбиләрне биләүләү өстәле. Кемнәр ярдәмнән файдалана ала: 25 яшькә кадәрге көндезге бүлектә укучы студентлар, күп балалы гаиләләр, баласын ялгыз үстерүче әни-әтиләр. Шундый шартлар белән: ата-аналарның һәм баланың РФ гражданлыгы булуы, Буа районында яшәве, салым бурычлары булмавы һәм балага айлык пособие рәсмиләштерелгән булу кирәк.
Моның өчен Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 нче йорт адресы буенча “Гармония” үзәгенә килергә кирәк. Тулырак мәгълүматны 8 (84374) 3-35-35 телефоны аша белешергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев