Буа районында Гүзәл һәм Илфат Җаббаровлар теплицасында тиздән 16 мең төп чәчәк атачак (фото)
Буа районында Гүзәл һәм Илфат Җаббаровлар теплицасында тиздән 16 мең төп чәчәк атачак
Татар Буасы авылында яшәүче Гүзәл һәм Илфат Җаббаровлар моннан 6 ел элек 8 Март бәйрәменә күз явын алырлык лаләләр үстереп бөтен Татарсанны гаҗәпләндергәннәр иде. Чәчәкләр яратучы Гүзәл өчен беренче тәҗрибә ул көткәнчә килеп чыкты.
5 ел эчендә чәчәкләр аларның стихиясенә әверелде. Ире Илфат Җаббаров Гүзлгә чәчәкләр үстерү өчен технологиясе көйләнгән махсус теплицаны үзе ясап бирде. Инде ничәнче ел су сибү, температураны көйләү кебек автоматлаштырылган теплицада әле урамда салкын кыш булганда беренче чәчәкләр баш тертә.
-Ноябрь ахырларында суганчаларны утырта башладык. Тиздән теплицабызда 16 мең төп чәчәкләр чәчәк атачак. Ал, шәмәхә, ак, аксыл, сары, пион сыман лаләләр булыр дип көтәбез. Әле тагын быел ак нарцисслар, ак һәм ал төстәге геацинтлар да утыртып карадык. Алары да бик матур булып үсеп киләләр. Һава торышы да уңай килде. Мәшәкатьле, әмма күңелгә шулкадәр рхәтлек бирә торган хезмәтемнең нәтиҗәсен түземсезлек белән көтәм, - диде Гүзәл Җаббарова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев