Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында һәрбер куянны исәпләделәр. Кышкы санауның күрсәткечләре билгеле

Быел кышкы санау 15 гыйнвардан 15 мартка кадәр дәвам итте.

Аның барышында аучылар, егерьлар кыргый хайваннарның, кошларның исәпләрен алдылар.

Татарстанның биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлегенең Буа районы буенча начальнигы Игорь Иванов сүзләренчә, барлыгы 20 маршрут билгеләнгән, аларның уртача озынлыгы 10 километр озынлыкта иде. Аларның барысын да йөреп чыгып, күрсәткечләрне язып барганнар. Нәтиҗәдә, пошилар саны арткан, узган ел 180 булса, быел 189 дип санаганнар. Шул исәпән кыр кәҗәләре дә, 296дан 318гә җиткән, куян да күбәйгән – 990нан 1137гә кадәр, сусарлар да – 50дән 78гә кадәр җиткән. Ә төлкеләр саны кимегән 173тән 140 кына калган. Кабан дуңгызлары шул чамада калган, көртлекләр дә шулай ук 7 мең дип исәпләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев