Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында яңартылган бакча ишеләрен ачты

Бу көнне Әлши авылы сабыйлары “өй туен” билгеләп үттеләр.

                                                         

Әлши авылында “Строительные технологии” төзелеш оешмасы яңа   уку елына яңа балалар бакчасын өлгертте.

Моннан биш ел элек ачылган яңа мәктәп янәшәсендә ул. Иске балалар бакчасы бинасы урынында. Ул 1987 елда “Родина” колхозы рәисе Николай Дворов тырышлыгы белән колхозчылар балалары  өчен төзелгән булган. Авыл җирлеге башлыгы Валерий Сюрмин әйтүенчә, яңа бакча 25 урынга исәпләнгән. Моңа кадәр бакча ролен үтәгән мәктәп бинасына 20ләп бала йөргән. Бер ел элек  төркемдә 25әү булганнар. Иске бинада балалар еш авырганга әти-әниләр йөртүдән туктатканнар. Буш урыннар булмас, дип  уйлый авыл җирлеге башлыгы. Узган ел, мәсәлән, җирлектә сигез бала дөньяга килгән.  Авылларда гаиләләр саны быел да арткан.

Яңа бакча әллә каян затлы булып балкып тора – бер катлы итеп ясалган, сары кирпечтән ул. Балалар бакчасы ачылуын дүрт авыл – Әлши, Раково, Яскүл Борындык авылындагы әти-әниләр бик көтәләр. Әлши авылыннан Марина Романова тәрбиягә өч бала алган.

-Абыйлары Русланга яңа бакча насыйп булмады. Укырга керде. Ә менә Рамзан белән Саматның бәхетләре бар. Салкыннарда кат-кат киенеп йоклата иде балаларны тәрбиячеләр,- ди ул.

                                                                                        

Кызы шушы бакчага йөрүче яшь әни Елена Антонова да сөенеп туймый. Беренчесе яңа бакчага өлгермәде, ә менә икенчесе түземсезлек белән бу ачылу бәйрәмен көтте, ди ул.

Бакча мөдире Галина Емельянова өчен бу зарыгып көтелгән вакыйга. Элеккеге иске, салкын бинадан соң монысы әкият кебек, ди ул.

– Белсәгез, искесе белән яңасы – җир белән күк арасы. “Йортыбызны” заманча ясап бирү генә түгел, бик күп җиһазлар да кайтарылды. Хәзер шатланып эшләргә дә эшләргә, - дип сөйләде мөдир. Галина Михайловна белдерүенчә, әти-әниләр ремонт хакында гел сорашып килгәннәр. Шуда яңа объектның шулай заманча итеп төзелүе – республиканың зур бүләге. Җылытылган идәнле бүлмәләр, яңа санузел, аерым спорт, музыка заллары булган әлеге яңартылган бакчада сабыйлар тавышы тынмас, ди ул.

Танымаслык булып үзгәртелгән бинаны ачу тантанасында яңа бакча бүләкле дә булды – Ранис Камәртдинов 80 мең сумлык сертификат тапшырды. Район башлыгы төзүчеләргә дә рәхмәтен белдерде. Бина яңа уку елына өлгерсен өчен төзелешне кышын кырыс һава шартларында башларга туры килүен әйтте.

– Буа районы республика Президенты тарафыннан кабул ителгән барлык дәүләт программаларында катнаша. Бигрәк тә авылларда социаль объектлар төзү биредәге яшәешне алга җибәрәчәк. Авылларда фельдшер-акушерлык пунктларын, мәдәният йортларын, мәктәпләрне сафка бастыру өлкәсендә дә күп эшлибез. Киләчәктә дә дәүләт программаларында катнашуны дәвам  итәбез, - диде Ранис Рәфис улы.

Аннан кунаклар тасманы кисеп, эчкә уздылар. Нәни хуҗаларны “өй туе” белән котлап, биредә югары дәрәҗәдә белем һәм тәрбия алып, респкубликаның өметле уллары һәм кызлары булып үсүләрен теләделәр.

Балалар мәйөчен мәйданчыкта таганнар, таучыклар урнаштырылган. Уңайлы ишегалдында сукмак суынсмас, диеп көтелә.

Әлфинур Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев