Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында янгынга каршы махсус режим кертелде

11 майга кадәр Та- тарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы аерым режим кер- телде.


Ул гамәлдә булган чор-
да учак ягу, каты көнкүреш 
калдыкларын, коры үләнне 
һәм чүп-чарны янды -
ру, сүндерелмәгән тәмәке 
төпчекләрен, шырпыны коры 
үләнгә һәм чүп-чар өстенә 
ташлау тыела. Шулай ук ур-
ман янгыннары һәм баш-
ка ландшафт (табигый) ян-
гыннары куркынычы янаган 
торак пунктларда янмый 
торган махсус савытлар-
да азык әзерләү өчен ачык 
ут кулланырга ярамый. 1-3 
класс куркыныч класслы 
пиротехника әйберләре бу-
енча тыюлар аларны ур-
ман янгыннары куркыны-
чы булган торак пунктларда, 
балалар сәламәтләндерү ла-
герьларында, урман уча-
стокларына терәлеп тор
-
ган икътисад объектлары, 
сәламәтләндерү оешмалары 
территорияләрендә, шулай 
ук урман-парк зоналарында, 
торфлы участокларда һәм ур-
ман массивларына терәлеп 
торган ачык мәйданнарда 
куллануга кагыла.
Республика террито-
риясендә термонокталарны 
– коры үлән һәм урак калды-
кларын яндыру фактларын 
ачыклау өчен космос мони-
торингы үткәрелә. Алар бу-
енча алынган мәгълүматлар 
административ яки җинаять 
эше кузгату өчен күзәтчелек 
эшчәнлеге бүлекләренең тер-
риториаль бүлекчәләренә 
тапшырыла.
Янгынга каршы аерым ре-
жим гамәлдә булган чорда 
коры үлән, чүп-чар яккан һәм 
янгын куркынычсызлыгы 
таләпләрен башкача бозган 
өчен гражданнарга 10 меңнән 
20 мең сумга кадәр, вазифаи 
затларга – 30дан 60 мең сум-
гача, эшмәкәрлек эшчәнлеген 
юридик зат оештырмыйча 
алып баручы затларга – 60тан 
80 мең сумга кадәр, ә юридик 
затларга 400 мең сумнан 800 
мең сумга кадәр штраф салу 
каралган.
Янгын куркынычсызлыгы 
таләпләрен катгый үтәү генә 
торакларны һәм шәхси ми-
лекне янгыннан саклауның 
гарантиясе булып тора. Чөнки 
алдагы еллар статистика-
сы яз башыннан йорт яны 
участокларында, кырларда 
һәм чокырларда чүп-чар һәм 
коры үлән яндыру аркасын-
да килеп чыккан янгыннар 
саны артуын күрсәтә. Адми-
нистратив чаралар да алар-
ны куркытмый. Быел былтыр-
гыдан калган коры үлән күп 
һәм биек. Ут элгән очракта 
ул зур куркыныч тудырачак. 
Чөнки үлән буйлап таралучы 
янгынны туктатуы бик авыр. 
Шуңа халыкка мөрәҗәгать 
итеп, үз гамәлләрегез өчен 
җаваплылык хисе белән 
эш итүегезне сорыйм. Ян-
гын к уркынычсызлыгы 
таләпләренә карата бита-
рафлыгыгыз аркасында сез 
генә түгел, башка кешеләр дә 
зыян күрергә мөмкин. Авыл 
хуҗалыгы предприятиеләре 
һ ә м р а й о н о е ш м а л а р ы 
җитәкчеләрен янгыннар ту
-
рында хәбәрләр буенча ире
-
кле янгын сүндерүчеләрнең 
үз вакытында чыгуын тәэмин 
итәргә чакырам.


А. Хәйруллин,
Буа һәм Чүпрәле районна-
ры буенча янгын күзәтчелеге 
эшчәнлеге һәм профилактик 
эш буенча районара бүлеге 
начальнигы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев