Буа районында яшь талантларны ачу өчен күп эшләр башкарыла
Яшьләрнең интеллектуаль һәм иҗади потенциалын үстерү максатыннан ел саен төрле конкурслар һәм фестивальләр үткәрелә.
Сәләтле яшьләрне ачыклау өчен район конкурслары уза – яшьләр арасында КВН, «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» фестивале, «Яшьләр көне» бәйрәме, тематик концерт-күңел ачу программалары, гимнастика, хореография, рәсем сәнгате, декоратив-гамәли иҗат, актерлык осталыгы һ.б. буенча мастер-класслар. 2025 ел дәвамында иҗатчы яшьләр катнашлыгында 40 тан артык конкурс һәм фестиваль (республиканыкын да кертеп) уздырылды, аларда 3000 нән артык катнашучы чыгыш ясады.
«Йолдызлык» – һәр балага үзенең индивидуальлеген һәм талантын ачарга ярдәм итүче якты вакыйга. Күптән түгел «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында мәдәниятне үстерү үзәгендә «Йолдызлык-2026» эстрада сәнгате буенча XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең район этабы җиңүчеләренең гала-концерты узды. Бу – Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләренең иҗади үсешенә ярдәм итүче заманча эстрада сәнгате өлкәсендәге иң зур фестиваль хәрәкәтләренең берсе. «Йолдызлык-2026» фестивале «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс» номинацияләре буенча узды. Гала-концертта 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге Буа районының зональ этапка узган иҗади коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясады.
Шулай ук, предприятиеләрнең яшьләр оешмалары белән эшләүдә уңай тәҗрибәне таратуның якты мисалларыннан берсе булып, «Безнең заман – Наше время» иҗат фестивалендә һәм эшче яшьләр арасында КВН да катнашу тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев