Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында яшәүче Шәриповлар

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәменә чакырылган гаиләләр арасында быел бриллиант туйларын билгеләп үтүче Татар Буасы авылында яшәүче Фаяз белән Зөмәрдә Шәриповлар да бар иде.

Алар 1964 елның август аенда гаилә корганнар. Егет Кайбыч авылыннан җиденче сыйныфны тәмамлап кирпеч заводына эшкә килгән кызга гашыйк була. Төп нигездән аерылып чыгып, ике тапкыр йорт салып керә булдыклы гаилә. Өч балага гомер бирә алар. Барысы да туган авылларында төпләнеп, йорт өлгертеп яшиләр. – Хөкүмәт эшендә дә булдык, терлек-туар да тоттык, ял да итә белдек. Элек күп нәрсә кул хезмәте сорады. Әмма эш кенә димәдек. Авылда концерт, яхшырак кино булса, Фаяз абыегыз белән парлап чыгып китә идек. Яшьләргә киңәшем шул: гомер бик тиз үтә. Яшьлектә күбрәк бергә булып, сагынып сөйләрлек итеп яшәгез, - диде Зөмәрдә Шәрипова. Бәйрәм тантанасында тагын 60 ел гомер иткән Шәмәк авылыннан Анатолий һәм Екатерина Петровлар да котлаулар кабул иттеләр. Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүчеләр - Килдураздан Әнәс һәм Рузилә Гомәровлар, Буадан Владимир һәм Галина Пайгуновлар булды. Быел районда Алтын туйларын билгеләп үтүче 16 пар, рубин һәм сапфир туйларын бәйрәм итүче берәр пар б

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев