Буа районында яшәүче Сергеевлар 50 ел бергә үткән гомернең иң матур мизгелләрен искә алалар
Лашчы станциясендә яшәүче Галина һәм Василий Сергеевлар алтын туйларын балалары, оныклары һәм якыннары янәшәсендә каршылыйлар
Ни дисеннәр, ике кызлары да тормышта, яраткан һөнәрләре буенча эшлиләр, җәй буена, өй тутырып оныклар кайта, туганнар өчен дә алар өендә һәм күңелләрендә урын бар. Бу чорның тагын бер рәхәт ягы шул, эшкә барасы юк, һәрвакыт өйдә бергә, диләр.
Василий Галинаны беренче тапкыр армиядән отпускка кайткач күрә, кыз Тәтеш педучилищесын тәмамлап, егетнең әнисе янында квартирада яши торган була. 1975 елда хезмәтен тәмамлап кайткач сөйгән кызына инде тәкъдим ясый. Өйләнешкәч, яшьләргә яшәр урын кирәк була, әле бер, әле икенче квартирага чыгалар. Василий эше буенча башта командировкага йөри, шуннан беренче кызлары Нина, тагын дүрт елдан Лариса туа. Бер-берсенә булган чын ярату хисе булганга, ике яктан да төпле тәрбия алганга, вак-төяк мәшәкатьләрне бер-берсенә юл куеп яши белә алар. Галина Алексеевна ерак 1974 елда АЭМЗ бистәсе, анда килгән чакларын, шәһәрдә үссә дә беркайчан да аннан китәргә теләмәвен аеруча җылылык белән сөйләде.
- Башлангыч мәктәп булса да, утыздан артык бала иде мин килгәндә. Аннан үзебезнекеләр туды. Аннан бистәгә безнең кебек кайтып урнашучылар күп иде ул заманнарда, яшьләр. Шуңа без гаиләләр белән дус булып яшәдек. Хәзер һәрвакыт өйдә, бер-беребезне еш күрәбез дип, юкка гына шаяртмыйбыз Василий белән. Чөнки эштә идек һәрвакыт, без бит укытучы гына булмадык. Бистәдә яшьләр күп ул заманнарда, дәресләрдән соң кызларны ияртеп, клубка китәбез. Әле концерт, әле спектакльләр куябыз. Бер елны Зоя Космодемьянская турында спектакль әзерләдек. Патриотик рухта. Шул бик истә калган, хәтта тирә-як авылларга да чакырдылар үзебезне. Ир-ат роленә Василийны да күндергән чаклар булды. Хәзер оныкларга шулар турында альбомдагы фотоларга карап сөйлибез. Яшь вакытта каядыр рәхәт кебек бит, китербез, дигән уйлар да булмагандыр. Василий АЭМЗдан эш буенча заводка чимал кайтарту өчен командировкаларга йөрде. Берсендә кайтты да: Галя, күченмибез, моннан да матур җирләр, юк, диде. Мин аның шулай икәнлеген алдан ук белеп тора идем, - дип сөйли Галина Алексеевна.
Аннан хуҗабикә арткы бүлмәдән бер кочак фотоальбомнар күтәреп чыкты, рәсемнәргә карап тормышның тагын иң матур мизгелләрен искә алдылар. Бу йорттан беркайчан да кеше өзелмәгән: әнә, бер фотода егермеләп кеше басып төшкән, көчкә кадрга сыйганнар. Галина Алексеевнаның бер кыз һәм алты ир туганы гаиләләре белән кунакка кайткан вакытта, диделәр. Ә бер фотода кайнанасы елмаеп тора, икенче фотода үз әнисе. Бәлешләрен бик тәмле пешерә торган булган ??. Истәлеккә калсын, дип яңа пешеп чыккан вакытта фотога төшереп алган булганнар. Бүген яши торган кыр кадәр өйләрен дә балалар, туганнар килгәч рәхәтләнеп бергә кунып, ял итәргә урын булсын, дип салдык, диләр Сергеевлар. Йортны зурайтырга, дип килешкәч, балта осталырын да ялларга кушмыйлар туганнар. Кем стенасын өяргә булыша, кайчыларын утыртып, түбә-коекларын, барысын да күмәк көч белән җиңеп чыгалар. Зур таш өй бушап торганы юк, ике кызлары да Казанда гына яшиләр. Олысы Нина Васильевна, хокук саклау структурасын сайлаган, Лариса Васильевна, Казан архитектура һәм төзелеш министрлыгын тарифлар буенча белгеч булып эшли.
Әлеге язма да күпләргә үрнәк булып, төп йортта җылы ояны саклап, барысын да үз канатлары астына җыеп торган әти-әнисенә баларыннан бүләк буларак язылды.
Наилә Хәсибҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев