Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында яшәүче тыл ветераны Фәһимә Галимҗанова: «Җитеш тормышны эшләп булдырдык»

Буа районында яшәүче тыл ветераны Фәһимә Галимҗанова: «Җитеш тормышны эшләп булдырдык»

Адав-Толымбай авылында яшәүче Фәһимә Галимҗанова шушы көннәрдә  94 яшьлегендә котлаулар кабул итте. Яшьлеге авыр сугыш еллары белән бәйләнеп, шактый нужалар аша узса да, Фәһимә апа авырлыкларга бирешмичә, хәзерге мул тормышка кадәр килеп җиткән.
Аңа  Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Ранис Камәртдиновның котлавын, авыл җирлеге башлыгы Әхмәтҗанов Азат Фазылҗан улы Һәм мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре белән бергәләп тапшырдылар.
Әби бүген балалары, оныклары, туганнары терәгендә бәхетле картлык көннәре кичерә. Ул үзенә булган хөрмәткә зур рәхмәтләр җиткерә.

-Без үзебезне белгәнне бирле эштә булдык. Эшләп кенә матур яшисен аңлый идек. Балаларга, яшьләргә да шуны әйтәм, балалар, эшләгез, тырышыргыз. Эшләп алган мал гына бәрәкәтле була,-дип теләкләр ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев