Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында язгы бодай , арпа чәчәләр

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре дәвам итә.

 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 23 апрельгә уҗым культураларын тукландыру барлык мәйданның 70 процентында башкарылган. Бу эш “Алан” җәмгыятендә һәм “Ямбулат” авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативында төгәлләнгән. Күпьеллык үләннәрне барлык хуҗалыкларда диярлек ашлап бетергәннәр. Аларны тырмалау темпы да яхшы. Ул тиешленең 71 процентында үткәрелгән. Шулай ук хуҗалыкларда уҗымнарны, сукаланган һәм пар җирләрен тырмалауга да керешкәннәр. Әлеге агрочара шул чагыштырмада 4 һәм 10 процентта башкарылган.

Районда чәчүне беренчеләрдән булып “Авангард”, “Заря” агрофирмалары, кайбер фермер хуҗалыклары башлап җибәргән. Орлыкларны җир куенына салу барлыгы 1170 гектарда үткәрелгән. Нигездә язгы бодай һәм арпа культураларын чәчәләр. Орлык әзерләү ахырына якынлаша – аның 85 проценты инкрустацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев