Буа районында язгы чакырышта беренче партия армия хезмәтенә китте
Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссариаттан алар иртәнге сәгать 6 да республика хәрби комиссариатына озатылдылар.
Егетләргә үгет сүзләрен һәм теләкләрен җиткерү өчен район башлыгы Ранис Камәртдинов та килгән иде. Ул ир-егет алдында Ватанны саклау бурычы торуын әйтте. Хезмәт итү урыннарында дисциплинаны сакларга, командирлар кушканны төгәл үтәргә һәм хезмәт итеп исән-сау әти-әниләре янына әйләнеп кайтуларын теләде. Аларга акчалата ярдәм тапшырды. Бүген армиягә барлыгы 8 егет киттеләр. Алар медицина комиссиясе узганнан соң, чакыру комиссиясендә үзләренең Россия Кораллы Көчләрендә кайсы хәрби өлкәдә хезмәт итәргә теләүләре турында теләкләрен белдергән булганнар. Хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин сүзләренә караганда, аларның бу теләкләре әлбәттә исәпкә алынган. Егетләр арасында Тутай авылыннан Михаил Андреев та бар. Ул унберенчне сыйныфны тәмамлаганнан соң читтән торып югары уку йортына укырга кергән.
Иң беренче бурычым, армиягә барып кайту, дидем. Укуымны кайткач дәвам итәчәкмен. Анда алган һәм өйрәнгән һәр яңалык тормышта кирәк булыр, дип саныйм. Минем гаиләдә барысы да Совет армиясе юлын узган һәм мин дә Ватанны сакларга китәм, - диде.
Россия Кораллы көчләре министрлыгы боерыгы нигезендә 1 апрельдән язгы чакырылыш башланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев