Буа районында “Игътибар, балалар!” профилактик операциясе башланды
Аның кысаларында район ЮХИДИ инспекторлары балалар травматизмын кисәтү буенча көчәйтелгән режимда эшлиләр.
Сабыйлар утырган транспортта автоутыргычсыз бармы-юкмы, җәяүле юлны тиешенчә урында чыгу-чыкмау, самокатлар, велосипедлар белән идарә иткәндә кагыйдәләрне саклау-сакламау очракларын ныграк тикшерәләр. Рейдларны да күбрәк чыгалар. Беррәттән балалар бакчаларында, мәктәпләрдә төрле чаралар үткәрүне дәвам итәләр. Профилактика чарасы 8 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Сүз уңаеннан, районда балигъ булмаганнар катнашында бер ДТП булды, анда ике бала зыян күрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев