Буа районында ике авылны су басу куркынычы булырга мөмкин
Болар Бик-Үти һәм Ямбулат авыллары. Әгәр дә су басу куркынычы булса, суны үлчәп торучы постлар Бола һәм Карла елгаларына куелачак.
Беррәттән районда юл астында суүткәргеч торбаларны да (барлыгы 446 данә) чистартачаклар.
Шулай ук елдагыча су астында кала торган Кыят һәм Килдураз авыллары күперләре дә контрольдә булачак. Су күтәрелүгә алар транспорт хәрәкәте туктатылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев