Буа районында ике гаиләдә тәрбияләнүче балалар 350гә якын окоп шәмнәре ясаганнар
Тамара һәм Юрий Петровлар, Снежанна һәм Олег Доброжаннарның гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар окоп 350 данәгә якын окоп шәмнәре ясаганнар.
Бөтен авыл парафин (87 кг парафин сарыф ителгән) алырга акча һәм окоп шәмнәре ясау өчен консерва банкалары җыйган. Бу шәмнәр махсус хәрби операциядә булган егетләргә җибәреләчәк.
Бу - битараф булмауның һәм тырышлыкның ачык мисалы. Һәр бала, бу шәмнәрне ясауга үз хезмәтен керткәндә, зур һәм мөһим эшнең бер өлеше булуын тойды, һәм үзенең кечкенә ярдәме хәзер алгы сызыкта булганнарга җылылык һәм ярдәм бирә алуын аңлады.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү, иң катлаулы вакытларда да кешеләрнең уртак максат өчен берләшә алуын, шәфкатьлелек һәм солидарлык күрсәтә алуын күрсәтте.
Петровлар һәм Доброжаннар шәмнәрне ясап бетергәннән соң, аларны гуманитар ярдәм пунктына илттеләр. Авылдашларына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев