Буа районында юл инспекторлары алкоголь кулланган студентны тоткарлаганнар
Буа районында юл инспекторлары алкоголь кулланган студентны тоткарлаганнар
Район ГАИ инспекторлары шушы көннәрдә кичке 20 сәгатьләр тирәсендә шәһәрнең Арефьев урамыннан хәрәкәт итүче транспортны туктаталар. “Лада-Гранта” автомобиле руле артында 2005 елгы егет була. Инспекторлар аның үзен сәер тотуына шикләнәләр һәм алкоголь куллану-кулланмавын тикшерү максатында медицина тикшерүе үтәргә кушалар. Йөртүче тикшерүдән баш тарта һәм аңлатма язганда составында беркүпме алкоголь кушылан эчемлек куллануын әйтә.
Инспекторлар аны транспортка идарә итүдән читләштерәләр. Студентның йөртүче таныклыганнан колак кагуыннан тыш, бу хәл турында ул белем алган уку йортына да хәбәр ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев