Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында юл куркынычсызлыгы буенча киңәшмә узды

.

Район юлларында аварияләр, аларга китергән сәбәпләр турында районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясендә сөйләштеләр. Быелның алты аенда районда 11 юл-транспорт вакыйгасында 19 кеше зыян күргән. Ә гомуми ДТПлар саны – 277. Иң аянычлысы - ДТПларда ике бала травма алган. Бу хәл 15 июньдә булган. Казан-Ульяновск трассасының 99нчы километрында “КамАЗ” автомобиле, йөртүчесенең алдан барган транспорт белән куркынычсыз дистанцияне сакламавы аркасында, “HAVAL” автомобиленең артына бәрелә. “HAVAL” исә басып торучы “Фольксваген”га бәрелә. “КамАЗ” автомобиле йөртүчесе үзе дә, “HAVAL” хуҗасы, аның ике баласы да авыр тән җәрәхәтләре белән Буа дәваханәсенә китерелә. Рульдә балаларның әниләре була. Кыз балага 11, ә кечкенәсе ир балага 9 яшь. Казан-Ульяновск трассасының районга кергән өлешендә юл кырыеннан баручы 1953 елгы велосипедчыны автомобиль бәрдергән. Аның сәламәтлегенә зур зыян килгән. Кеше каза күргән унбер ДТПның икесе исерек йөртүче гаебе белән ясалган. Сүз уңаеннан, алты айда 64 исерек йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителгән 10 кешегә, автомобиль йөртергә бөтенләй хокукы булмый торып, руль артына утыручыларга карата 18 административ эш кузгалтылган. Район башлыгы Ранис Камәртдинов барлык аварияләрнең беренчел сәбәбе алкоголь һәм наркотиклар кулланып рульгә утыру аркасында килеп чыгуын әйтте. Исерек йөртүче турыдан-туры җинаять кылучы, диде ул. - Быелның алты аенда аварияләр саны азрак теркәлсә дә, үлү очраклары күзәтелмәсә дә, бу тынычланырга дигән сүз түгел. Руль артында 64 исерек тоткарланган, бу очраклылык белән генә бәхетсезлек булмый калган дигән сүз. Шуның 5есе кабат җинаять юлына баскан. Безнең төп бурыч - киләсе яртыеллыкта аварияләр санын да, имгәнүчеләр очрагын да мөмкин кадәр киметергә, - диде район башлыгы. Шулай ук яңа гына “права” алган тәҗрибәсез шоферларның да ДТПларда өлеше зур. Мәсәлән, ярты елдагы 3 юл-транспорт вакыйгасы йөртүче стажы ике елдан да азрак булган транспорт хуҗалары гаебе белән килеп чыккан. Аларда 8 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Комиссия автомәктәпләрнең белем бирү сыйфаты түбән, дип белдерде. Мәсәлән, Буа ДОСААФы уку базасында юл хәрәкәте шартларында автотранспортка идарә итү буенча практик имтиханны беренче керүдә курсантларның 22 проценты гына тапшырган. Буа ветеринария техникумы базасында бу күрсәткеч 34 процент, “ЭКОНОМ” җәмгыятендә 15 процент булган. Автомәктәпләр җитәкчелегенә моңа җитди карарга кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев