Буа районында кайда чишмә суы алырга була
Буада кайда чишмә суы алырга була
Буада кайда чишмә суы алырга була

Чәй суына яраклы “йомшак” су шәһәрнең Көнбатыш бистәсендәге “Хаҗилар” мәчетендәге җиһазланган чыганактан алырга була. Ул “Чишмә” проекты нигезендә җиһазлана һәм 2023 елда 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә ачыла. Анда су алырга махсус бина төзелгән, скважина борауланган, су анализга алынган һәм фильтрлар куелган.
Шулай ук тәмле чишмә суын районның Иске Суыксу авылындагы шулай ук җиһазланган кизләүдән алырга була. Ул “Суыксу чишмәсе” дип атала. Суыксу елгасы буенча урнашкан. Су торба буенча килә. Бик тәмле, чиста.

Зур Кырлаңгы авылы янында чишмә “Юлчы чишмәсе” дип атала. Ул 2008 елда ачылган. Яныннан Буа-Тәтеш трассасы уза. Чишмә суы бер километрга якын озынлыктагы торба буйлап зур самавыр борыннан килә. Янәшәдә декоратив агач бура тора.

Каенлык авылындагы чыганак “Хәйри чишмәсе” дип атала, ул инешнең уң ягында Актау итәгендә урнашкан. Чишмә шулай ук бар шартын туры китереп җиһазланган.
Былтыр август аенда Иске Суыксу Выселкасы авылында тагын бер җиһазланган чишмә ачылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев