Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында коррупциягә каршы эшләрне координацияләү буенча комиссиясе утырышында торак программалары, грантлар һәм субсидияләр турында сөйләделәр

Районда торак, аңа мохтаҗ булучыларны исәпкә кую, субсидияләр һәм торак бүлеп бирү буенча районда берничә программа эшли. Алар белән район башкарма комитетының торак буенча бүлеге җитәкчесе Венера Алиева таныштырды.

Иң беренче  “Буа муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы  турында. Әлеге программада  торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган, гариза бирү һәм субсидия алу вакытына  яше 35тән артмаган, түләүгә сәләтле яшь гаиләләр катнаша ала. Торакка субсидия бушлай бирелә.  Ул баласыз гаиләләргә торакның исәпләнгән бәясенең 30 проценты (ике кешелек гаилә өчен 42 кв. метрга, ә өч һәм аннан да күбрәк кешелек гаилә өчен һәр әгъзасына 18 кв. метрга); балалы гаиләләргә торакның исәпләнгән бәясенең 35 проценты (ике кешелек гаилә өчен 42 кв. метрга, ә өч һәм аннан да күбрәк кешелек гаилә өчен һәр әгъзага 18 кв. метрга) күләмендә түләнә. Шулай ук яңа, икенчел торакка, йорт төзелешенә яки ипотеканы каплауга  да (мохтаҗлык буенча исәпкә куелганнан соң алынган)  бирелә. Әлеге программа буенча субсидия алуга районда  23 гаилә исәптә тора.  Гаиләләр ел саен әлеге программадан файдалана.

Узган ел  ике күп балалы гаилә торак сатып алу өчен сертификат алган. Быел исә ике махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсенә сертификатлар тапшырылган.

Икенчесе – “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасы.

Әлеге программа нигезендә  авыл җирлегендә яшәүче һәм эшләүче гражданнарга торак шартларын яхшырту өчен субсидияләр (торакның исәпләнгән бәясенең 70 процентына кадәр кайтарылмый торган субсидия) бирү каралган. Субсидия торак йорт төзүгә, торак бина сатып алуга бирелә. Программада катнашучы булып торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ, дип танылган, авыл территорияләрендә, ким дигәндә, бер ел  яшәүче, бер ел агросәнәгать комплексы өлкәсендә эшләүче Россия Федерациясе гражданы булган  граждан  яки гаилә, шулай ук торак төзелешенең (сатып алуның) исәпләнгән бәясенең, ким дигәндә, 30 проценты күләмендә үзләренең яки бурычка алган акчаларын кертүчеләр катнаша ала.

Районда тораклы булуның өченче юлы – торакны  биләү килешүе буенча бирелүче торак төзелеше өчен муниципаль берәмлекләрнең чыгымлы йөкләмәләрен финанслашуга субсидияләр бирү мөмкинлеге.

Юридик зат (яисә шәхси эшмәкәр) булган эш бирүче, граждан белән хезмәт мөнәсәбәтләренә кергән очракта, түбәндәге гражданнар категорияләре өчен торак төзелеше буенча үз өстенә йөкләмәләр ала: беренчесе –эшләүче зат авыл территориясендә даими яшәргә һәм эшләргә, шул ук вакытта  кешенең торак шартларын яхшырту ихтыяҗы булырга тиеш,  икенчесе – авыл җиренә даими күченеп килеп, шунда эшләү теләген белдергән, килеп урнашкан урында  вакытлыча теркәлгән, шәхси милкендә торагы булмаган гражданнарга бирелә.  Торакның исәпләнгән бәясенең 80 процентын  – субсидия,  калган 20 процентын: 19 процентын эш бирүче һәм 1 процентын  муниципаль берәмлек акчалары өлеше;  яки 20 процентын муниципаль берәмлек акчалары тәшкил итә ала.

Граждан  эш бирүче белән хезмәт килешүе буенча төзелгән торакны 5 ел узганнан соң,  аның бәясенең 10 процентыннан,  ун ел узгач, 1 процентыннан артмаган  суммага сатып ала ала.

Татарстанда һәм районда дүртенче программа эшли, “Социаль ипотека” программасы.

Анардан өч категория файдалана: бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләр һәм 2025 елда махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аларның гаилә әгъзалары да катнаша ала башлады.  Торак өчен түләү срогы – 11 елдан 28 елга кадәр. Моннан тыш, социаль ипотека килешүе гамәлдә булган чорда туган һәр бала өчен дәүләт фатир бәясеннән 200 мең сум акчаны кичерә. Районда социаль ипотека программасы буенча торак алырга теләгән 11 гаилә исәптә тора.

2024 елның декабрендә ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды ярдәме белән социаль ипотека программасы буенча төзелгән 40 квартирлы күпкатлы йорт  сафка баскан. Әлеге  күпкатлы йорттан  ятим балаларга, бюджет оешмалары хезмәткәрләренә, яшь гаиләләргә фатирлар бирелгән. Шулай ук башка төбәкләрдән эшкә килгән яшь белгечләр:  табиблар,  укытучылар аренда нигезендә фатирга урнашкан.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 18 декабрендәге 732 номерлы “Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында”гы карарын гамәлгә ашыру кысаларында, биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 16 күп балалы гаилә торакка мохтаҗ булып санала һәм  исәптә тора.

"Федераль законнарда билгеләнгән гражданнар категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча дәүләт йөкләмәләрен үтәү" дәүләт торак сертификатын алу өчен 2025 елда торак шартларын яхшырту максатыннан бер граждан "Ерак Төньяк районнарыннан һәм аларга тиңләштерелгән урыннардан киткән гражданнар" категориясе буенча торак сатып алуга сертификат алган.

 

Гаиләләр категориясе буенча: "Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәсендә радиация тәэсиренә дучар булган гражданнар һәм аларга тиңләштерелгән затлар" категориясе буенча 2025 елда Татар Аксуы авылында яшәүче, үз торагы булмаган граждан исәпкә баскан. Ул вакытлыча танышларында яши.

Венера Алиева бел-дерүенчә, 2025 елда торак комиссиясенең 24 утырышы үткәрелгән. Дәүләт программаларын гамәлгә ашырганда коррупцияне булдырмау максатыннан, гариза бирүчеләр Буа районында федераль һәм республика торак программаларын (ярдәмче программаларны) гамәлгә ашыруны тәэмин итү буенча бердәм торак комиссиясендә карау өчен билгеләнгән исемлек буенча документлар тапшыралар.  Барлык гамәлдәге программалар, аларда катнашу шартлары, шулай ук кирәкле документлар исемлеге Буа муниципаль районы сайтында урнаштырылган. Министрлыклар белән торак мәсьәләләренә кагылышлы туры эфирлар үткәрү турында мәгълүмат Буа районы сайтларында берничә тапкыр урнаштырылган. Социаль ипотека алу, шулай ук барлык булган программаларда катнашу шартлары буенча гражданнарга даими рәвештә консультацияләр бирелә. Белгеч үз чыгышында, район башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге, мәгариф  идарәсе, авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан булган программалар турында гражданнарга мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә кирәклеген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев