Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында коррупциягә каршы көрәш сәясәтен реализацияләү программасы гамәлдә

Районда 2015-2025 елларга Буа районында коррупциягә каршы көрәш сәясәтен реализацияләү муниципаль программасы гамәлдә.

Аның кысаларында коррупциягә каршы көрәш чараларын тормышка ашыру буенча планлы, системалы эш алып барыла. 2021-2025 елларга коррупциягә каршы көрәшнең милли планына туры китереп, муниципаль программага 2015 елдан 2025 елга кадәр сроклар һәм программаны финанслау өлкәсендә үзгәрешләр кертелде. Муниципаль программа 9 бүлектән тора. Аның үтәлеше район башлыгының һәм коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең даими контролендә тора. 2022 елда 4 утырыш үткәрелеп, анда 21 сорау каралды һәм алар буенча 33 идарә итү карары чыгарылды. Коррупцияне профилактикалауның төп чараларының берсе булып хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү тора. 2022 елда коррупциоген факторларны юк итү предметына 1441 муниципаль хокукый актка (аларның проектларына) экспертиза үткәрелде. Проектларын эшләү стадиясендә коррупциягә каршы экспертизага дучар ителгән норматив хокукый актларның өлешен шәһәр прокуратурасы белән тыгыз хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә 100 процент дәрәҗәсендә тотуга ирешелде. Район прокуратурасы тарафыннан җирле үзидарә органнары адресына 218 прокурор җавап бирүе акты керде, алардан 58е – норматив булмаган күрсәтмәләр һәм 95е – протестлар. Прокурор җавап бирүе актлары каралды һәм канәгатьләндерелде. Чираттагы блок кадрлар сәясәтен төгәл көйләү, коррупциянең һәр чагылышына түземсезлек атмосферасы тудыру белән бәйле. Ел саен җентекле өйрәнү генә түгел, ә семинарлар, консультацияләр үткәрү, һәр кандидатның һәм һәр хезмәткәрнең керемнәре, чыгымнары турында мәгълүматлар бирү карала. 2022 елда 4 семинар, 199 шәхси консультация, яңа билгеләнүчеләр белән 18 әңгәмә һәм керемнәр турында мәгълүматларның тулылыгына һәм дөреслегенә 100 процентлы анализ үткәрелде. Шуңа да карамастан, 22 муниципаль хезмәткәргә карата җаваплылыкка тартуның гадиләштерелгән схемасын куллану белән тикшерүләр үткәрелде. Хезмәт (вазифаи) тәртипкә һәм мәнфәгатьләр конфликтын көйләү таләпләрен үтәү буенча 5 утырыш узды. Аларда 9 мәсьәлә каралды, алардан дүртесе хезмәткәрләргә һәм берсе муниципаль учреждение җитәкчесенә карата. Муниципаль хезмәткәрдән һәм муниципаль учреждение җитәкчесеннән вазифаи бурычларны үтәгәндә мәнфәгатьләр конфликтына китерүче яки китерергә мөмкин булган шәхси кызыксыну барлыкка килү турындагы берәр хәбәр каралды. Беренче очракта мәнфәгатьләр конфликты хезмәткәрнең үз-үзен кире кагуы белән җайга салынды, икенчесендә белем бирү учреждениесе җитәкчесенә вазифаи бурычларга үзгәрешләр кертергә киңәш ителде. Муниципаль вазифа биләүче 128 муниципаль хезмәткәргә эшмәкәрлек эш-чәнлегендә катнашуга анализ үткәрелде. Хокук бозулар ачыкланмады. Элек муниципаль хезмәткәр вазифасын биләгәннәргә хезмәт килешүе нәтиҗәсе турында 11 хәбәр һәм хөкем ителү булу (булмау) турында 11 мәгълүмат тапшырылды. Муниципаль вазифалар биләүче 6 муниципаль хезмәткәр эш бирүчегә башка түләүле эшчәнлек белән шөгыльләнүләре турында белдерделәр, алардан өч хәбәр Комиссия аша узды. Закон таләпләре буенча муниципаль хезмәткәрләр 3 елга бер мәртәбә квалификацияне күтәрү курсларында белем алалар. Курслар программаларына коррупциягә каршы темага сораулар кертелгән. Отчет чорында курсларны 34 муниципаль хезмәткәр узды. Комплекслы программаны тормышка ашыру һәм халыкның фикерен белү макстында максатчан төркемнәр арасында шәһәр мохите һәм Буада яшәү сыйфаты дәрәҗәсе, белем бирү учреждениеләрендә акча средстволары җыю һәм туклануны оештыру сыйфатыннан канәгатьлелек буенча сораштырулар үткәрелде. Алар барысы да коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында каралды һәм район сайтында урнаштырылды. Контрольләүче органнар тарафыннан коррупциячел хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча көндәлек эш алып барыла. Контрольхисап палатасы тарафыннан 2022 елда 28 объектны колачлаган 5 контрольләү чарасы үткәрелде. Алар барышында 5425,74 сумга финанс хокук бозуы ачыкланды. Гомуми суммасы 12476,23 мең сумлык, шул исәптән агымдагы ел өчен -4782,69 мең сумлык финанс хокук бозуы читләштерелде. Коррупциягә каршы көрәшнең аерым юнәлеше булып муниципаль сатып алуларның финанс контроле һәм анализы тора. Сатып алулар мониторингы буенча, 2022 елда бюджет средстволарын экономияләү 11106,181 мең сум тәшкил итте. Коррупция күренешләре ришвәт алуда гына түгел, ә, мәсәлән, хезмәт хәлен файдаланып, документлар тикшерүне белә торып озакка сузуда да чагылырга мөмкин. Җирле үзидарәләр органнары эшчәнлегенең ачыклыгын тәэмин итү бүген беренче планга чыга. Районда бу юнәлештә эш алып барыла, “бер тәрәзә” принцибы буенча күпфункцияле үзәк эшли. 2022 елда аның тарафыннан 84753 дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтелгән. Көненә уртача 145 мөрәҗәгать туры килә. Гражданнардан аларның иң күбе Салым хезмәтчелеге, Росреестр, суд приставлары хезмәтчелеге һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәтләре буенча кергән. Мөрәҗәгатьләр буенча канәгатьләндерү дәрәҗәсе 100 процент тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев