Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында кырлар өлгерә, хуҗалыкларда эш көннән-көн киңрәк колач җәя

Бүген эш нигездә уҗым культуралары һәм күпьеллык үләннәр кырларында бара. Аларны тукландыралар. Бу эш барлык мәйданның шул чагыштырмада 38 һәм 76 процентында башкарылган.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Валерий Андреев сүзләренә караганда, уҗымнарның нинди уңышка өметләндерүен бераз соңрак – алар икенчел тамыр җибәрә башлагач төгәл билгеләргә мөмкин булачак. Кышлатудан чыккан үсемлекләрнең бүген канәгатьләнерлек хәлдә, дип бәяләнә.

Узган ел бу вакытта чәчү тулы көченә барган. Быел тырмалауны гына башлап киләләр. Кайбер хуҗалыкларда арпа чәчәргә керешергә исәплиләр.

– Кырлардагы 1 метр тирәсе калынлыктагы кар сулары тулысынча диярлек җиргә сеңде. Моңа һава торышы да, җирдә туң булмавы да йогынты ясады. Туфракның дымга туенуы игенчеләр өчен бик яхшы. Ә чәчү белән өлгерәбез әле. Моның өчен оптималь срок 20 апрельдән башлана. Бу вакытка барлык җир өлгерер, дип өметләнәбез, – ди Валерий Николаевич. Әлегә мөмкин булганын эшлиләр. Техника тагын бер кат күздән кичерелә. Орлык инкрустацияләнә. Ул планлаштырылганның 78 процентында үткәрелгән.

Районда язгы чәчүне быел 68 мең гектарга якын мәйданда башкару планлаштырыла. Аерым культураларга килгәндә, күп өлешне – 19 мең гектарны язгы бодай, 14 меңне – арпа, 8 мең тирәсен – шикәр чөгендере алып торачак. Буалы хуҗалыклар, фермер хуҗалыклары быел көнбагыш мәйданнарын 1,5 тапкырга диярлек арттырганнар. Ул быел 12 мең гектар тәшкил итәчәк. Әлеге җылы яртаучы культураны беренче тапкыр игәргә алынучылар да бар. Валерий Андреев әйтүенчә, аны һәм шикәр чөгендерен безнең регионда 25 апрельдән 9 майга кадәр чәчү отышлы.

Әлфия Шәрәфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев