Буа районында мәктәпләр һәм балалар бакчаларының театр коллективлары фестивале узды
Буа районында мәктәпләр һәм балалар бакчаларының театр коллективлары фестивале узды
"Сәнгать. Илһам. Талант" IV фестиваль-конкурсы каралды, анда мәктәпләр һәм балалар бакчаларының яшь талантлары үз сәләтләрен күрсәтте.
Бу көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлегенә багышланды: 10 балалар бакчасы аның әсәрләре буенча спектакльләр тәкъдим итте. Ә 8 театр коллективы Россия халыклары бердәмлеге елы рухында куелышлар белән шатландырды, бердәмлекнең мөһимлеген ассызыклады.
Фестиваль-конкурсны оештыручылар:
Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсе,
"Мәктәптән тыш эшләр үзәге",
"Бөгелмә дәүләт драма театры".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев