Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында махсус хәрби операция ветераннары өчен вакансияләр ярминкәсе узды

Буа районында махсус хәрби операция ветераннары өчен вакансияләр ярминкәсе узды

 

"Бердәм Россия" партиясенең "Минем карьерам" дип аталган проекты кысаларында, Буа районының "Россия Эш" кадрлар үзәге махсус хәрби операциядә катнашучылар (СВО) һәм аларның гаилә әгъзалары, шулай ук эшсез гражданнар өчен мини-эш ярминкәсе оештырды.

Чарада Буа муниципаль районының кадрлар хезмәтләре вәкилләре катнашты: "Буа үзәк район хастаханәсе", "Буа шикәре" ЧҖ, "Буа картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты".

Эш бирүчеләр тарафыннан электр цехы мастеры, юридик бүлек башлыгы, электромонтер, диспетчер, токарь, фрезерчы, табиблар, медицина психологы, тәрбияче, бала караучы һәм башка вакансияләр тәкъдим ителде.

Буа районының "Россия Эш" кадрлар үзәге белгечләре шәһәр һәм районның вакансияләр банкы белән, "Россия Эш" порталының мөмкинлекләре белән таныштырдылар, һөнәри белем алу һәм өстәмә һөнәри белем алу шартлары турында сөйләделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев