Буа районында мөселманнар һәм христианнар зиратларының коймалары яңартыла
Алар янәшә урнакшан һәм икесе дә бер төсле профнастил белән әйдәндереп алыначаклар.
Буа шәһәренең Көнбатыш бистәсендә мөселман һәм христиан зиратлары моннан ун елдан күбрәк вакыт элек ачылды. Аларны бер-берсе белән бары тик тәбәнәк койма гына аерып тора. Бу вакыт эчендә аларның икесенең дә агач рәшәткәләре гаять искерде. Ремонтчылар бригадасы бу көннәрдә аларны сүтеп алып, территорияләрне профнастил белән тотып алачаклар.Әлеге эш Буа районы хакимиятенең финанс ярдәме белән башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев